Байрак
  • Рус Тат
  • Буалылар, редакциягә бүләк алырга килегез!

    "Байрак" ("Знамя", "Ялав") район газетасы редакциясе, алдан вәгъдә ителгәнчә, агымдагы яртыеллыкта басмабызны алдыручы укучылар арасында призлар уйнатуны оештыра. Ул киләсе җомга көнне 14 сәгатьтә уздырылачак. Төп приз иттарткыч һәм бишәр килограммлы капчыкларда он, шикәр комы. Аларның иясе булырга 2017 елның 1 июленә кадәр газетабызга икенче яртыелыкка язылган квитанциясенең оригиналын редакциябезгә...

    "Байрак" ("Знамя", "Ялав") район газетасы редакциясе, алдан вәгъдә ителгәнчә, агымдагы яртыеллыкта басмабызны алдыручы укучылар арасында призлар уйнатуны оештыра. Ул киләсе җомга көнне 14 сәгатьтә уздырылачак. Төп приз иттарткыч һәм бишәр килограммлы капчыкларда он, шикәр комы. Аларның иясе булырга 2017 елның 1 июленә кадәр газетабызга икенче яртыелыкка язылган квитанциясенең оригиналын редакциябезгә куелган махсус әрҗәгә салган һәркемнең шансы бар. Уйнатуга билгеләнгән көнне һәм сәгатьтә укучыларыбызны да көтеп калабыз. Бәлки, бүләк күтәреп кайтып китәрсез?! Рәхим итегез!

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: