Байрак
  • Рус Тат
  • Буалылар Казанның азык-төлек һәм социаль туклану Департаментында кунакта (фоторепортаж)

    Бу минутларда район мәктәпләренең ата-аналар комитетлары Казанның азык-төлек һәм социаль туклану Департаменты эшчәнлеге белән таныша.

    Район җитәкчелеге анда баруны шәһәр мәктәпләрендә дә агымдагы уку елы башыннан бердәм туклану кертү планлаштырылуы сәбәпле оештырды. Ата-аналарга  департамент аша  туклануның өстенлекле яклары, балалар менюсының нидән гыйбарәт булуы турында күрсәтәләр, аңлаталар. Мәктәпләр өчен бу әлегә яңалык булса,  балалар бакчаларында тәрбияләнүчеләр яңача туклануны хупларга өлгерде инде. Аларга бердәм меню ел башыннан кертелде. Ата-аналар моңа карата бары уңай фикердә.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: