Байрак
  • Рус Тат
  • Буаның Әлки авылында авылдашлар бәйрәме булды (+фото)

    Әлки авылында туып-үсеп, бүгенге көндә читтә яшәүче авылдашлар, үзара акча җыеп, күңелле бәйрәм уздырдылар узган шимбәдә. Бу көнне туган авылына 100дән күбрәк кеше кайткан иде. Әлкилеләрне авыл җирлеге башлыгы Зөбәйдә Мөхәммәтҗанова котлады, чараны оештыручы Нурлисә Хәсәновага рәхмәтләрен җиткерде. Аннан авылның әби-бабайлары сыйлы өстәл артына утырды, мулла догалар укыды. Ә мәйданда...

    Әлки авылында туып-үсеп, бүгенге көндә читтә яшәүче авылдашлар, үзара акча җыеп, күңелле бәйрәм уздырдылар узган шимбәдә. Бу көнне туган авылына 100дән күбрәк кеше кайткан иде. Әлкилеләрне авыл җирлеге башлыгы Зөбәйдә Мөхәммәтҗанова котлады, чараны оештыручы Нурлисә Хәсәновага рәхмәтләрен җиткерде. Аннан авылның әби-бабайлары сыйлы өстәл артына утырды, мулла догалар укыды.

    Ә мәйданда Сабантуйдагы кебек халык мәш килде, төрле уеннарда катнаштылар, алдынгыларга призлар бирелде. Кич җиткәч, яше-карты дискотекада биеп күңел ачты.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: