Байрак
  • Рус Тат
  • Буаның унынчы сыйныф укучылары солдат булырга өйрәнделәр (фоторепортаж)

    Кичә Степановка авылы янындагы урманда район мәктәпләренең унынчы сыйныфлары катнашында хәрби-кыр уеннарына йомгак ясалды. Район хәрби комиссары Радик Төхфәтуллин аларның план буенча, хәвеф-хәтәрсез, уңышлы узуын билгеләп үтте. Нәтиҗәләр буенча беренче урынга районның Алших, Әлши, Ырыңгы, Пртопопово, Чуаш Киштәге мәктәпләре укучыларыннан торган 5нче взвод алды, икенчедә шәһәрнең лицей-интернаты һәм 1 номерлы...

    Кичә Степановка авылы янындагы урманда район мәктәпләренең унынчы сыйныфлары катнашында хәрби-кыр уеннарына йомгак ясалды. Район хәрби комиссары Радик Төхфәтуллин аларның план буенча, хәвеф-хәтәрсез, уңышлы узуын билгеләп үтте.
    Нәтиҗәләр буенча беренче урынга районның Алших, Әлши, Ырыңгы, Пртопопово, Чуаш Киштәге мәктәпләре укучыларыннан торган 5нче взвод алды, икенчедә шәһәрнең лицей-интернаты һәм 1 номерлы мәктәбе укучылары "хезмәт иткән" взвод, өченчедә 2 номерлы лицей һәм М. Вахитов исемендәге гимназия укучыларын берләштергән взод. Җиңүче взводларга һәм күнегүләрдә бернче-өченче урыннарны алучыларга бүләкләр һәм грамоталар тапшырылды.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: