Байрак
  • Рус Тат
  • Булган мәйданнарны рациональ файдаланырга

    Быел яз иртә килде. Авыл хуҗалыгы белгечләре кыр эшләре озакка сузылачак һәм җиңелдән булмаячак дип фаразлый. "Кыят" җәмгыятендә узган язгы кыр эшләрен оештыруның үзенчәлеге турында төбәкара республика киңәшмәсендә шундый шартларда бу кампанияне ничек оптималь башкарырга кирәклеге турында сүз барды. Татарстан Республикасының Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Илдус Габ-драхманов аны...


    Быел яз иртә килде. Авыл хуҗалыгы белгечләре кыр эшләре озакка сузылачак һәм җиңелдән булмаячак дип фаразлый. "Кыят" җәмгыятендә узган язгы кыр эшләрен оештыруның үзенчәлеге турында төбәкара республика киңәшмәсендә шундый шартларда бу кампанияне ничек оптималь башкарырга кирәклеге турында сүз барды.
    Татарстан Республикасының Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Илдус Габ-драхманов аны шундый сүзләр белән ачты:
    - Ел гадидән булмас кебек. Бүген урыннардагы җитәкчеләрне сүгеп, югарыдан зур бюджет акчалары кө-теп ятарга кирәкмидер, һәр тиен санаулы. Һәркем язмышын, киләчәген үзе хәл итә. Бүген киңәшмәгә җы-елган Идел аръягы районнары хуҗалыклары җитәкчеләренең, агрономнарының кырда эшне белеп оештыруларыннан күп нәр-сә торачак. Кырчылыкта миллиграммнар, граммнар, сантиметрлар да язмышны хәл итә, - диде ул.
    Соңгы берничә елда коры цикл дәвам итүгә карамастан, күпчелек хуҗалыкларда бөртекле-кузаклы культуралардан, шикәр чөгендереннән тотрыклы уңыш алып киленә. Семинар-киңәшмәдә чәчүне оешкан төстә үткәрү һәм елның уңышлы булуы турында сүз барды. Тармак белгечләре дә чыгышларын буш сүзләрсез, һәр районга кагылган эшләнәсе эшләргә бәйләп алып бардылар.
    Татарстанның Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының үсемлекчелек бүлеге начальнигы Виталий Новичков республика һәм авыл хуҗалыгы хез-мәткәрләре алдында торган бурычлар белән таныштырды.
    -Республика буенча барлыгы 2928 мең гектар мәй-данда бөртекле-кузаклы культуралар, 150 мең гектарда рапс чәчү, 8 миллион тонна бөртек, 1 миллион тоннадан күбрәк бәрәң-ге, 380 мең тонна яшелчә, 2 миллион тонна шикәр чө-гендере җитештерү, һәр-бер шартлы баш терлеккә 1,5 гектар мәйданда азык базасы булдыру бурычы тора. Җитештерелгән бер килограмм ашлыкның үз-кыйммәте 3,5 сумнан артмаганда гына хуҗалыклар түләүгә сәләтле була ала. Чәчүне ике сменада барлык технология таләпләрен төгәл үтәп башкарып чыгу өчен барысын да эш-ләргә кирәк,- диде ул.
    Россия Федерациясе һәм Татарстан Авыл хуҗалыгы министрлыклары арасында чәчү мәйданнарын киметмәү, булганнарын рациональ файдалану турында килешү төзелгән. Бу хуҗалыкларга киләчәктә дәүләт бюджет ярдәме күрсәтү белән дә бәйле. Сөтчелектә кукуруз культурасының тиешле мәйданда игелүе зур роль уйный. Ул һәр шартлы савым сые-ры өчен 0,5 гектарда бөр-теккә чәчелергә тиеш. Чә-чүлек материалына кил-гәндә, республикада бөр-текле-кузаклы культураларның районлаштырылган 75 сортын җитештерүче хуҗалыклар исемлеге билгеле. Бу төбәктә безнең районда гына шундый 6 хуҗалык, 1 орлык җитештерү заводы бар.
    Белгечләр кайбер районнарда оригиналь, элиталы орлыкларның алынмавыннан, булганнарының да масса төсендәге репродукцияле орлыклар күләменең 30 проценттан артып китүен әйттеләр. Төрле корткычларга һәм авыруларга каршы кулланучы химик препаратлар районнарда урнашкан "Россельхозүзәк"ләрнең лабораторияләрендә тикшерү узгач кына куллануга алынсын иде, дигән теләкне җитәкчеләрнең исләренә кабат төшерделәр. Коры елда биопрепаратлар куллану уңай нәтиҗә бирә. Узган ел аны тиешле гектарларда кулланып безнең район хуҗалыклары игенчеләре дә уңай нәтиҗәләргә ирештеләр. "Авангард", "Коммуна", "Кыят", "Бола" җәмгыятьләренең агрономнары моңа аеруча игьтибар бирделәр. Уңыш башкаларныкыннан югарырак булды. Алар хезмәтенә "Майский" совхозының биопрепаратлар җитештерү белән шө-гыльләнүче предприятие директоры Р. Ибәтуллина да югары бәя бирде. Ул уҗым культураларын коры, кояшлы вакытта бик сакчыл гына тырмаларга ки-рәклеген әйтте.
    Тагын орлыкка килгәндә бүген республика хуҗалыклары амбарларында реализацияләүгә әзерләп куелган сертификациялән-гән 8000 тонна орлык бар. Арзан бәягә контрафакт, авырулы орлыклар чәчеп, соңыннан миллионнар югалтырга кирәкми. Бүген кайбер эшкуарлар нинди генә усаллыкка бармыйлар, хәтта сыйфатсыз кукуруз орлыкларын азык буявы белән буяп, химик препаратлар белән эшкәртми-чә аны башкаларга реализацияләргә омтылалар. Узган ел республикада алар берничә хуҗалыкны алдаган. Сәбәбе, җитәкче-ләр лаборатор тикшерү-ләр үткәрмәгән. Өченче класстан түбән булган ашлык җитештерүче хуҗалыкларның агрономнарына оят булырга тиеш. Бүген авыл хуҗалыгында товар җитештерүчеләргә дәүләт зур ярдәм күрсәтә. Тоннасы 17 мең сум сертификацияләнгән, элиталы орлык сатып алган очракта шу-ның 10 мең сумын кире кайтара. Белгечләр чыгымнарны оптимальләштерү, авыл хуҗалыгы машиналарын җитештерүчән файдалану, агрегатларга навигаторлар, маркерлар урнаштыру, сиптергечләр-дән дөрес файдалану турында чыгышлар ясадылар, конкрет мисаллар китерделәр.
    Киңәшмәнең икенче өлеше "Кыят" җәмгыятенең ындыр табагында дәвам итте. Биредә элиталы орлыклар җитештерүгә, аларны тиешенчә саклауга игътибар бирелә. Директор Владимир Грачевның һәм аның кул астында эшләүче белгечләрнең, хезмәтчәннәрнең киләчәкне күзаллап эшләүләре билгеләп үтелде. Һәр ел саен орлык саклау өчен яңа биналар файдалануга тапшырыла. Ки-ңәшмә алар өчен икеләтә файдалы булды. Берничә хуҗалык алардан чәчү материалы сатып алуга килешүләр төзеде.
    Гакыйл
    КАМАЛЕТДИНОВ.

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: