Байрак
  • Рус Тат
  • Дерелди һәм чыңлый : буалы бакчачы-пенсионер аю чикерткәсен куркыта

    Килдураз авылында яшәүче пенсионер Альберт Гыйләҗев бакчасындагы яшелчәләрне кисүче аю чикерткәләренә каршы үзенчә көрәшә – аларны дерелдәп һәм чыңлап куркытучы җайланма ясаган.

    Әлеге әкәмәтнең эшләү процессы хакында видеопостны “ВКонтакте” социаль челтәрендә “Килдуразым” төркеменә күр-шеләре урнаштырган. Зыр-зыр әйләнеп торучы, эшләгәндә кыңгырау тавышлары чыгаручы бу сәер конструкция белән кызыксынып, без авторның өенә бардык. Баксаң, андый җайланма Гыйләҗевләрдә берәү генә түгел, өчәү – берсе помидорлар арасында, икенчесе теплицада, өченчесе бәрәңге буразнасында эшләп тора. Һәрберсе чыңлап, үзенә бер көй чыгаралар сыман.

    – Әй нужартты ла безне ул бөҗәк! Моңарчы аның җир астындагы юлын табып, тотып та карадык, тишекләргә агу да салдык, тик файдасын күрмәдек. Шушы җайланманы куйганнан бирле, күз тимәсен, яшелчәләр күкрәп үсеп утыра. Күршеләрне, әнә, интектерә – кәбестәләренең, бәрәң-геләренең, кыя-рларының төпләрен шактый кисте, - дип сөйләде Альберт абый.

    Пенсионер аю чикер-ткәсенә куркытучы куярга кирәклеге хакындагы язманы “Мең дә бер киңәш” журналыннан укып белә. Анда бер һәвәскәр бакчачы элеккеге “Харьков” электр кырынгычын яшелчәләр янына куярга кирәклеге турында язган була. Мәкаләнең авторы электр кырынгычы тавышы әлеге бөҗәкне куркыта, дип тә аңлаткан. Альберт абый, азган чикерткәләргә бу тавыш кына җитмәс, дип, үзе җайланма ясап карарга уйлый. 43 ел буе хезмәт укытучысы булып эшләгән пенсионерның моңа фантазиясе җитә – 1985 елны укучылары белән районда тә-үге тапкыр мотоблок ясап, Мәскәүдә ВДНХ күр-гәзмәсендә тикмәгә генә беренче урын алып кайтмаган.

    Калайны дүртпочмаклап кисеп алып, аның өстенә иске магнитофон моторын беркетә, тиз әйләнеп, кызмасын өчен аны редукторга тоташтыра. Мотор башына тимер таяк, аның уртасына аркылы озын шөреп эретеп ябыштыра. Соңгысы таяк белән бергә әйләнеп, яндагы кыңгырауга (анысы люстра деталеннән ясалган) эләгеп китә, шушы бәрелү нәтиҗәсендә чыңлаган тавыш чыга. Җайланма 220 вольт белән эшли, аслыгы юка калайдан булганга мотор әйләнгәндә вибрация җиргә дә бирелә.

    – Аю чикерткәләр де-релдәгәнне һәм тавышны яратмыйлар, качтылар. Көне буе бераз-бераз эшләтеп алам. Төнгә калдырмыйм, ут чыгудан куркыныч, - дип сөйләде Альберт абый.

    Үзе әлеге мәкерле корткычтан котылган, тәҗ-рибәсен башкалар белән бүлешергә дә әзер: “Килсеннәр, күрсәтәм, аң-латам”, - ди.

    Беррәттән без уңган ху-җаның остаханәсенә дә сугылдык. Оста калдык тимерләрдән кычыткан, чөгендер, кукуруз тураткыч җайланмалар эшләгән. Өенә кергәч гаҗәпләнүебез тагын да артты – героебыз иске сәгатьләр коллекционеры да икән, ул аларның кайберләрен үзе дә ясаган. Иң “өлкән” сәгать унтугызынчы гасырда эшләнгән. Анысын Мәскәүдән хәтле кайтып, сатуын сораганнар.

    – Хатыным Зөбәйдә белән пенсиябез җитә, ә коллекция балаларга, оныкларга калдырасы кадерле мирас ул, - ди Альберт Гыйләҗев.

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: