Байрак
  • Рус Тат
  • Эшмәкәрләр эшле һәм ашлы

    Миңнехановның стратегиясе бизнесны үстерүгә ышанычлы гарантия бирә. Илдә кризис булуга карамастан, эшмәкәрлеккә республика ярдәменең бер генә чарасы да кыскартылмады. Рөстәм Миңнеханов муниципалитетлар алдында кече һәм урта эшмәкәрлекне актив үстерү бурычы куя. Районда эшмәкәрлекнең торышы белән таныштыруын үтенеп, район башкарма комитетының территориаль үсеш бүлеге начальнигы Гөлинә ШӘРӘФЕТДИНОВАга мөрәҗәгать иттек. - Районда...


    Миңнехановның стратегиясе бизнесны үстерүгә ышанычлы гарантия бирә. Илдә кризис булуга карамастан, эшмәкәрлеккә республика ярдәменең бер генә чарасы да кыскартылмады. Рөстәм Миңнеханов муниципалитетлар алдында кече һәм урта эшмәкәрлекне актив үстерү бурычы куя. Районда эшмәкәрлекнең торышы белән таныштыруын үтенеп, район башкарма комитетының территориаль үсеш бүлеге начальнигы Гөлинә ШӘРӘФЕТДИНОВАга мөрәҗәгать иттек.
    - Районда 1200 кече һәм урта бизнес субъекты исәпләнә. Аларның 187се икътисади актив кече предприятие, 1006сы - шәхси эшмәкәр, 7се урта предприятие. Бүгенге көн-дә әлеге сектор өлешенә районның тулай территориаль продуктының 23,17 проценты туры килә. Эшмәкәрлек эшчәнлеге тормышның барлык өлкәлә-рен диярлек колачлый. Районда киң таралган юнәлешләр белән беррәт- тән хәтта республикада да сирәк булганнар ачыла. Биологик ягулык - гранулаландырылган пеллет җи-тештерү, автомобиль шиналарын эшкәртү линиясе - шундыйлардан. Шул ук вакытта кече һәм урта бизнес әйләнешенең төп өлешен - 40 проценттан күбрәген сәүдә, 36,6 процентны - төзелеш, 10,4 процентны авыл хуҗалыгы тәшкил итә. Кече һәм урта предприятиеләр әйләнеше 2 миллиард 336 миллион сумга тиң. Бу 2013 ел-ның шушы чоры белән чагыштырганда 21 процентка артыграк.
    Шәхси эшмәкәрлекнең соңгы еллардагы динамикасын күрсәтеп китәсем килә. 2011 елның 1 гыйнварына районда эшмәкәр- ләр саны 2120гә җитте. 2012нең шушы вакытына алар 1605кә, 2013тә - 1288гә, ә 2014тә 992гә калды. Үсеш беренче чиратта шәхси эшмәкәрләргә һәм фермерларга үз эшен ачарга ярдәм итүче программа кысаларында ярдәм алып, авыл хуҗалыгы җитештерүе белән шө-гыльләнүчеләрнең күплеге белән бәйле булды. Кимү-гә дә шул рәвешле эш ачучыларның азаюы һәм страховкалау взнослары күлә-ме арту китерде.
    - Гөлинә Фәритовна, районда эшмәкәрлекне үс-терү, аларга ярдәм итү өлкәсендә нәрсәләр эш-ләнә?
    - Районда кече һәм урта эшмәкәрлектә идарә итүне һәм эшмәкәрлеккә муниципаль ярдәм итүне көй-ләүче программа гамәлдә. Узган елның март аенда кече һәм урта эшмәкәрлекне үстерү һәм ярдәм итү мәсьәләләре буенча координацион Совет төзелде һәм составы расланды. һәр айның беренче сишәмбесендә эшмәкәрләрне кабул итү үткәрелә. Анда Пенсия фонды, шөгыль үзәге, банклар вәкилләре дә актив катнаша. Аларда җир участоклары бүлү, төзелешкә рөхсәт бирү, ке-че һәм урта бизнесны субсидияләү кебек төп мәсьә-ләләр һәм эшмәкәрлекне алып барганда килеп туган проблемалар карала. Алар чишү өчен консультация бирелә, аңлату эшләре алып барыла. Эшмәкәрлеккә ярдәм итү программаларында катнашу шартлары, дәүләт ярдәмен кабат алу мөмкинлеге, хез-мәт законы нормаларын бозган өчен административ җаваплылык чаралары аңлатыла. Шулай ук отчетлар төзүдә, лизинг компанияләрне, җиһазлар сайлауда һәм башкалар буенча гамәли ярдәм күрсәте-лә. Советның җаваплы секретаре буларак, мин әлеге мәсьәләләр буенча эшмәкәрләр белән даими элемтәдә торам. Төрле сораулар белән яңа эш башлаучылар да, тәҗрибәлеләр дә килә. Барысына да ярдәм итәргә тырышабыз.
    - Районда кече һәм урта бизнеска күрсәтелүче финанс ярдәмнән файдаланучылар бармы?
    - Эшмәкәрләр аннан ел саен файдаланалар. Былтыр "Лизинг-грант" программасы буенча җиһаз алуга чыгымнарның бер өлешен субсидияләү конкурсында 2 кеше отты. Гаризаны 11 кеше биргән иде. 2013 елда 13 кешенең 10ысы җиңгән иде. Алдагы елларда да отучылар булды. Хәзерге вакытта районда 18 гаилә фермасы формалаша. Аларның 9ы республика бюджетыннан гомуми суммасы 4832 мең сумлык ярдәм алды инде. Ике гаилә федераль катнашу белән "Яңа эш башлаучы фермер" программасы буенча 2873 мең сумлык, берсе "Гаилә терлекчелек фермаларын үстерү" программасы буенча 1,5 миллион сумлык ярдәмгә ия булды. Быел "Лизинг- грант"та катнашырга теләүчеләр саны 15кә җитте. Республика күләмендә танылу алган эшмәкәрләребез турында да әйтеп китәсем килә. Былтыр пассажирлар ташу белән шө-гыльләнүче Таһир Газизов "регионнарның алтын фонды" җәмәгать танылуы премиясе лауреаты Дипломы һәм республикада 5 кеше арасында "Бизнестагы казанышлары өчен" медале белән бүләкләнде, гранулаландырылган пеллет җитештерүче Рифат Батыров "Ел эшмәкәре: Алтын йөзлек-2014" кече һәм урта бизнес вәкилләренең икенче республика премиясе җиңүчесе булды.
    Әлфия ШӘРӘФЕТДИНОВА.

    Рәсемдә Татарстан лидеры Р. Миңнеханов февральдә Буага килгәч, җирле эшмәкәрләрнең продукциясен дә карады.

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    • 26 март 2018 - 10:27
      "Буа сулышы" Рамилә һәм Рамил Хәйретдиновлар
    • 22 март 2018 - 10:42
      "Буа сулышы"
    • Буада кыш
    • Буада көз
    • Буада җәй
    • Буада яз
    Ночной режим