Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне уңаеннан муниципаль район башлыгы Азат Айзетуллов буалыларга котлавын җиткерә

Гаиләдә ир белән хатынның бер-берсенә мәхәббәтен, тугрылыгын, җылы мөнәсәбәтен, гаилә бәхетен, үзара килешеп, тату яшәвен чагылдырган әлеге көн белән барыгызны да чын күңелдән тәбрик итәбез. Гаилә - мәхәббәт учагы, ихласлык һәм ышаныч чыганагы буларак - һәрвакыт дәүләтнең һәм җәмгыятьнең гомумкешелек кыйммәтләрен саклаучы ныклы таянычы булды. Нәкъ менә гаиләдә бала шәхес...
Гаиләдә ир белән хатынның бер-берсенә мәхәббәтен, тугрылыгын, җылы мөнәсәбәтен, гаилә бәхетен, үзара килешеп, тату яшәвен чагылдырган әлеге көн белән барыгызны да чын күңелдән тәбрик итәбез.
Гаилә - мәхәббәт учагы, ихласлык һәм ышаныч чыганагы буларак - һәрвакыт дәүләтнең һәм җәмгыятьнең гомумкешелек кыйммәтләрен саклаучы ныклы таянычы булды. Нәкъ менә гаиләдә бала шәхес буларак тәрбияләнә. Әти-әнисеннән, әби-бабасыннан бала шәфкатьлелек, хезмәт сөючәнлек, ватанпәрвәрлек, намуслылык, җаваплылык, игелек һәм әхлак тәрбиясе буенча тәүге дәресләрен ала. Сабый гаиләдә дөньяны таный башлый, милли гореф-гадәтләрне сакларга һәм хөрмәт итәргә өйрәнә. Халкыбыз юкка гына "Оясында ни күрсә, очканында шул булыр", дип шәрехләмидер. Туган йорт җылысы, риясызлык һәм үзара аңлашу, туганнарыңны һәм якыннарыңны кайгырту, буыннар арасында рухи бәйләнеш - болар һәммәсе кешенең эчке дөньясын формалаштыручы бәяләп бетергесез кыйммәтләр. Дус һәм тату гаилә тормышта ныклы терәк, бәхет һәм тотрыклылык чыганагы, җәмгыятьнең тынычлыгына һәм гармониясенә нигез булып тора.
Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көнендә районыбыздагы һәр гаиләгә тигезлек, тынычлык, муллык, сәламәтлек, бәхет һәм мәхәббәт телибез. Балалар безне һәрчак шатландырсын, безнең горурлыгыбыз булсын! Илләр имин, гаиләләр нык булсын!
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
-
8 апрель 2021 - 10:02КҮҢЕЛЛЕ ӘЛИФБА #18 / "О" хәрефе Татар әлифбасын балалар белән бергә өйрәнәбез.26400
-
7 апрель 2021 - 15:15Буалы шашкачылар – беренче унлыкта Алар авыл районнары командалары арасында шашка буенча Татарстан Республикасы чемпионатында 20 команда арасында унынчы урын алдылар.20500
-
7 апрель 2021 - 14:40Буа егете “Ягымлы яз” фестивалендә ике номинациядә җиңде (+фото) Яңа Чәчкап авылы егете Алмаз Җиһаншин “Ягымлы яз” республика фестивалендә катнашып, ике номинациядә җиңде һәм I һәм II дәрәҗәдәге Дипломнар белән бүләкләнде.21400
-
2 апрель 2021 - 16:19Буаның туган якны өйрәнү музеенда музыкаль кичә узды Ул туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы кысаларында күренекле татар композиторы, Татарстан Республикасы Дәүләт гимны авторы Рөстәм Яхин иҗатына багышланды.28000
-
1 апрель 2021 - 11:02КҮҢЕЛЛЕ ӘЛИФБА #17 / "Н" хәрефе Татар әлифбасын балалар белән бергә өйрәнәбез.26000
-
31 март 2021 - 16:53Буага нинди кош килгән? Буа урамында сәер кош йөргәнне Мөхәррәм абый Мәхәммәтҗанов куйган.20800
-
25 март 2021 - 12:04КҮҢЕЛЛЕ ӘЛИФБА #16 / "Ң" хәрефе Татар әлифбасын балалар белән бергә өйрәнәбез.24700
-
19 март 2021 - 10:32КҮҢЕЛЛЕ ӘЛИФБА #15 / "М" хәрефе Татар әлифбасын балалар белән бергә өйрәнәбез.23500
-
15 март 2021 - 14:10Миләүшә Гафурова. Шигырьләр "Мин чәчәкләр эзләгәндә, сине башка кочак ала..." Чын мәхәббәт хисе кичергән Миләүшә Гафурова заманча шигъри клипта!23800
-
12 март 2021 - 17:27КҮҢЕЛЛЕ ӘЛИФБА #14 / "Л" хәрефе Татар әлифбасын балалар белән бергә өйрәнәбез.21700
-
4 март 2021 - 13:07КҮҢЕЛЛЕ ӘЛИФБА #13 / "К" хәрефе Татар әлифбасын балалар белән бергә өйрәнәбез.18800
-
1 март 2021 - 09:17КҮҢЕЛЛЕ ӘЛИФБА #12 / "Й" хәрефе Татар әлифбасын балалар белән бергә өйрәнәбез.19700
-
13 ноябрь 2020 - 10:05Буа мөхтәсибәтенең 31 нче видео журналы. Октябрь 2020 ел.
-
15 ноябрь 2019 - 17:21Буа сулышы. Миләүшә Җәләлетдинова.
-
8 апрель 2021 - 15:59Буа ветеринария техникумында республика аш-су бәйгесе узды (фоторепортаж)Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы кысаларында оештырылган әлеге конкурс “Әбием сандыгы” дип аталды. Анда һөнәри белем бирү уку йортлары студентлары татар ашларын әзерләүдә осталыкларын сынадылар.18800
© ТАТМЕДИА. Все материалы, размещенные на сайте, защищены законом.
Перепечатка, воспроизведение и распространение в любом объеме информации,
размещенной на сайте, возможна только с письменного согласия редакций СМИ.
При поддержке Республиканского агентства по печати и массовым коммуникациям «ТАТМЕДИА».
Наименование СМИ: Байрак (Знамя)
№ свидетельства о регистрации СМИ, дата: Эл № ФС77-47526 от 30 ноября 2011 года
выдано Федеральной службой по надзору в сфере связи,
информационных технологий и массовых коммуникаций
ФИО главного редактора: Камалетдинов Гакиль Аряфетдинович
Адрес редакции: 422433, Республика Татарстан, г. Буинск, ул. К.Маркса, д. 62
Телефон редакции: (84374) 3-19-73 Электронная почта редакции: bayrakbua@mail.ru
Учредитель СМИ: АО «ТАТМЕДИА»
Политика о персональных данных
Антикоррупционная политика