Байрак
  • Рус Тат
  • Инвестицияләр – икътисади үсеш “моторы”

    Миңнехановның стратегиясе, Россиядә икътисади шартлар шактый катлаулы булуга карамастан, республикага инвестицияләр җәлеп итүне тәэмин итә. Инвесторлар Татарстанны һәм аның лидерын ышанычлы партнер буларак таныйлар һәм ышаналар. Татарстанда кризис чорында да яңа җитештерүләр ачыла. Идел аръягы башкаласы саналган Буа районында инвестицион климат торышы ни хәлдә? Аңа бәя бирүен үтенеп, муниципаль район...


    Миңнехановның стратегиясе, Россиядә икътисади шартлар шактый катлаулы булуга карамастан, республикага инвестицияләр җәлеп итүне тәэмин итә. Инвесторлар Татарстанны һәм аның лидерын ышанычлы партнер буларак таныйлар һәм ышаналар. Татарстанда кризис чорында да яңа җитештерүләр ачыла. Идел аръягы башкаласы саналган Буа районында инвестицион климат торышы ни хәлдә? Аңа бәя бирүен үтенеп, муниципаль район башлыгы Азат АЙЗЕТУЛЛОВка мөрәҗәгать иттек.
    - Инвестицион климат комплекслы төшенчә. Ул конкрет районда эшләп килүче инвестор эшчәнлегенең сәяси, икътисади, хокукый, административ һәм башка шартлар җыелмасын, шулай ук капиталны җәлеп итү максатында кулланылучы чараларны үз эченә ала. Җитештерү өлкәсенә инвестицияләр кертү яңа эш урыннары булдыру, яңа технологияләр кертү, җә-мәгать җитештерүен һәм эшче куллар сыйфатын үс-терү, предприятиенең акча кертемнәре, хезмәт хакы, бюджетка салымнар арту дигән сүз. Конкрет саннарга килсәк, 2014 ел нәтиҗәләре буенча төп капиталга инвестицияләрнең гомуми күләме 6 миллиард 415 миллион сум тәшкил итте. Чагыштыру өчен - 2013 ел-да бу сан 4 миллиард сум, 2012 елда 2 миллиард сум тирәсе иде. Былтыр инвестицияләрнең төп өлеше шикәр заводына, Буа электр челтәрләренә, "Вираж" ябык акционерлык җәмгыятенә, Буа шәһәре (районара) пенсия фондына, авыл хуҗалыгы формированиеләре арасында "Авангард" агрофирмасына туры килде. Бюджет средстволары хисабына исә яңа ФАПлар, күпквартиралы торак йортлар, балалар бакчалары, мәктәп-ләр төзелә. Инде аңлашылганча, районның ин-вестицион климаты начар түгел.
    - Буалылар ирешелгән-нәр белән генә канәгатьләнергә күнекмәгән. Инвестицион климатны тагын да яхшырту өстендә дә эш алып барыладыр?
    - Чыннан да шулай. Нәкъ бер ел элек инвестицион климатны яхшырту буенча Иҗтимагый совет оештырылды. Аның рәисе мин үзем. Составына тагын район башкарма комитеты җитәкчесе, аның инфрас-труктура үсеше буенча беренче урынбасары, район башкарма комитетының территориаль үсеш, архитектура, юридик бүлекләр начальниклары, мөлкәт һәм җир мөнәсәбәтләре палатасы, финанс-бюджет палатасы рәисләре, "Байрак" газетасы баш мөхәр-рире керә. Иҗтимагый совет даими гамәлдә булган киңәшмә коллегиаль ор-ган. Совет бурычлары булып район территориясендә җитештерү көчләрен рациональ урнаштыру өчен шартлар булдыруга ярдәм итү, инвестиция активлыгы үсешен стимуллаштыру механизмнарын һәм районның икътисадын үстерү өчен инвесторлар средстволарын җәлеп итү-не гамәлгә ашыру, кече бизнеска булышу, консультация, аңлату эшләре алып бару тора.
    Совет эшчәнлеге нәтиҗәсе буларак районда промышленность мәйданчыгы төзелү алдында тора. Ул муниципаль мәйданчык, Идарәче компания булып торучы кече бизнеска арендага биреләчәк. 25,5 гектарлы мәйданчык Түбән Наратбаш авыл җирлегенә кергән Бикмураз авылы территориясендә урын алачак. Ул шәһәр территориясендә үк диярлек, шул ук вакытта шәһәр эченә кермичә генә Чүпрәле районына да, Ульяновскка да, Чуашстанга да, Казан ягына да чыгып китеп була. Җиренең кадастр паспорты эшләнде. Бер урында берничә җитештерү объекты урын алыр, дип планлаштырыла. Республикада шундый 38 мәй-данчык гамәлдә. Районда кече һәм урта бизнеска ярдәм итү һәм үстерү мәсьәләләре буенча координацион Совет та төзелде. Аның бер утырышында эшмәкәрләр республикадагы шундый мәйданчыклар белән танышу инициативасы белән чыктылар. Март аенда Биектау, Кукмара, Теләче районнарында эшләп килүче промышленность мәйданчыклары белән танышып кайт-тылар һәм ул аларда зур кызыксыну уятты. Җитештерү объектларының бер урында туплануы уңайлы гына түгел, дәүләттән субсидия алу, мәсәлән, "Лизинг-грант" программасы буенча, отышлы да әле.
    - Инвестицион климатның бер өлеше булып инвестицион җәлеп итү то-ра. Азат Касыймович, ә безнең район читтән инвесторларны җәлеп итәрлекме?
    - Буаның инвестицион җәлеп итү факторларына аның географик яктан уңайлы урнашуы, алга киткән транспорт инфраструктурасы, чагыштырмача арзан булган төп фондлары, эшче көче керә. Эре промышленность предприятиеләре булу, эре сату базарларының якынлыгы да монда уңай роль уйный. Без партнерлар белән хезмәттәшлеккә бүгеннән әзер. Бигрәк тә туризм, авыл хуҗалыгы, җитеште-рү эшчәнлеге, төзелеш өл-кәләренә игътибар бирә-чәкбез.
    Әлфия ШӘРӘФЕТДИНОВА.
    Гакыйл Камалетдинов фотосы.

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    • 26 март 2018 - 10:27
      "Буа сулышы" Рамилә һәм Рамил Хәйретдиновлар
    • 22 март 2018 - 10:42
      "Буа сулышы"
    • Буада кыш
    • Буада көз
    • Буада җәй
    • Буада яз
    Ночной режим