Байрак
  • Рус Тат
  • Коммуналылар: " Ике-өч атналык эш бар әле"

    Районда урып-җыю эшләре тулы көченә бара. Һава торышы да моңа мөмкинлек бирә - коры, эссе. Һәрьяклап кызу көннәрнең берсендә урак барышы белән танышу өчен районның алдынгы хуҗалыкларының берсе - "Коммуна" җәмгыятенә юл алдык. Кайтарылганны тиз урнаштырырга Иң элек Килдураз авылы читендәге ындыр табагына тукталдык. Өсте ябулы ындыр табагы көшелләр белән...

    Районда урып-җыю эшләре тулы көченә бара. Һава торышы да моңа мөмкинлек бирә - коры, эссе. Һәрьяклап кызу көннәрнең берсендә урак барышы белән танышу өчен районның алдынгы хуҗалыкларының берсе - "Коммуна" җәмгыятенә юл алдык.

    Кайтарылганны тиз урнаштырырга

    Иң элек Килдураз авылы читендәге ындыр табагына тукталдык. Өсте ябулы ындыр табагы көшелләр белән тулган. Биредә эш чын мәгънәсендә кайный - бөртек чистарту машиналары, төягечләр сүнеп тормый диярлек. Иген төяп үлчәү аша ындыр табагына керүче, буш килеш чыгучы, чистартылганын складларга бушатучы автомобильләр тыз-быз чаба. Мөдир Әнвәр Зыятдинов әйтүенчә, биредә төнге уникеләргә кадәр шулай дәвам итә. Ике сменада авыл кешеләре дә, күрше Чуашстаннан килүчеләр дә хезмәт куя. Төп бурычлары - кырдан кайтарылганны мөмкин кадәр тизрәк урнаштыру. Бу бер дә җиңел түгел. Биш комбайн көненә уртача 400-500 тонна ашлык суктыра. Ә орлыкчылык белән шөгыльләнүче хуҗалык булгач нигездә чәчүлек әзерлиләр, аны ике мәртәбә чистартканнан соң гына складларга салалар. Шуңа да ындыр табагында буш урын тиз барлыкка килми. Моңа кадәр дымлырак кергәнен киптерергә дә туры килгән. Складларга килгәндә, алар җитәрлек. Шушы көннәрдә генә каркассыз технология белән 1000 тонна сыйдырышлы яңасын сафка бастырганнар. Орлыкчылык буенча агроном Кәнәфия Баһаветдинов сүзләренә караганда, чәчүлеккә әлегә күп булмаса да, сорау бар. Чит регионнардан да килеп алалар. Хәзергә - уҗым бодаен.

    Борчак та суктыралар

    Җәмгыятьнең ике комбайны уҗым бодаен суктырса, өчесе без барган көнне борчакка төшкән иде. Баш агроном Рөстәм Әюпов белән шунда күрештек.

    - Без җирләр тиз өлгермәү сәбәпле чәчүгә, шуның аркасында уракка башка хуҗалыкларга караганда соңрак керештек. Көннәр бүгенге кебек торганда да кимендә өч атналык эшебез бар әле, - ди ул. Ә менә уңыш әйбәт быел. Уҗым бодаеның һәр гектарыннан ул уртача 50, борчактан 30 центнердан күбрәк чыга. Язгы культуралар әле өлгереп кенә килә. Шулай сөйләшкән арада кыр башына тузан өере "килеп җитте". Бераздан аның эченнән "Палессе" комбайны күренде. Кул изәп, туктарга ишарәләдек. "Кыр корабы"ннан төшкән җәмгыятьнең алдынгы комбайнчысы Рафыйк Шакирҗановтан беренче итеп :

    - Кабина эчендә ничегрәк? Эшлисе авыр түгелме? - дип сорадык.

    - Зарланырлык түгел. Инде егерме елдан бирле комбайнчы булып эшлим, бишенче сыйныфтан ярдәмче идем. Барысына да күнегелгән, - дип җаваплады ул. Сүзне озакка сузмыйча комбайнына утырырга ашыкты, тагын тузан туздырып китеп тә барды. Рөстәм Шәйхиевич та механизаторларның барысының да шулай тырышып эшләүләрен әйтә.

    - Һәр уракның үз үзенчәлеге, авырлыгы була. Быелгысы соңарып керешү, бар эшнең бергә туры килүе белән катлаулы. Үстергәнне ничек тә югалтуларсыз җыясы иде. Мондый егетләр булганда, бирешмәбез, дип ышанам, - ди ул. Тәҗрибәле агроном моны белмичә әйтми.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: