Байрак
  • Рус Тат
  • Маллар күбрәк урамда булырга тиеш

    Терлекчелек продукциясен җитештерү азык күләме һәм сыйфаты, ашатуда технология таләпләрен үтәү белән бергә малларның кояш астында мөмкин кадәр күбрәк торуына, хәрәкәттә булуына да бәйле. Моның өчен аларны лагерьларга чыгаруны, көтүлектә йөртүне кайгыртырга вакыт. "Ак Барс Буа" агрофирмасының "Нива" филиалының "Толымбай" бүлекчәсендә терлекчелек тармагы һәрвакыт игътибар үзәгендә. Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек...



    Терлекчелек продукциясен җитештерү азык күләме һәм сыйфаты, ашатуда технология таләпләрен үтәү белән бергә малларның кояш астында мөмкин кадәр күбрәк торуына, хәрәкәттә булуына да бәйле. Моның өчен аларны лагерьларга чыгаруны, көтүлектә йөртүне кайгыртырга вакыт.
    "Ак Барс Буа" агрофирмасының "Нива" филиалының "Толымбай" бүлекчәсендә терлекчелек тармагы һәрвакыт игътибар үзәгендә.
    Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенең җитештерү-маркетинг бүлеге начальнигы Гөлнур Гыйбадрахманова әйтүенчә, иң элек фермалар яннарындагы лагерьларны төзек-ләндерергә, аларга салам тарттырырга, улакларны чистартырга кирәк. Сөт алу өчен азык кына түгел, су белән өзлексез тәэмин итү дә мөһим. Моны шулай ук беренче чиратта кайгырту шарт.
    - Таналарны комплектлаштырып, бүгеннән көтүгә чыгарырга була. Фермадан еракта урнашкан лагерьлар, көтүлекләр беренче чиратта моцион өчен ки-рәк. Хуҗалыклар җитәкчеләре белгечләре моны ис-тән чыгармасыннар иде,- ди ул.
    Ә менә кояш саран елмайган кыш айларын маллар ничек кичергән, продукция җитештерү ни дәрәҗәдә булган? Бүлек начальнигы раславынча, агымдагы елның беренче кварталы күрсәткечләрен күккә чөеп мактарлык та, кул селтәрлек начар да түгел. Мөгезле эре терлекләрнең баш саны үткән елның шушы вакытына караганда 937, ел башы белән чагыштырганда 978 башка арткан. Алар аеруча "Ак Барс Буа" агрофирмасының 3 номерлы "Нива", 4 номерлы "Вамин-Буа", 1 номерлы "Тахаръял" филиалларында күпкә - 234-271 башка, "Авангард"да - 74, "Коммуна"да - 76, "АгроНур"да 82гә ишәйгән. Сөт, ит җитештерү узган ел белән чагыштырганда 102 процентка тиң. Үсеш бар, ә менә задание үтәлмәгән. Аның буенча ул 103 процент тәшкил итәргә тиеш иде. Сөт буенча әлеге күрсәткечне "Авангард" 119га, "Ак Барс Буа" агрофирмасының 2 номерлы "Дружба" филиалы 112гә җиткерсә дә, моңа ирешү мөмкин булмады. Чөнки "Кыят"та, "Нива"да, "АгроНур"да ул 90-96 проценттан артмады. Гөлнур Гыйбадрахманова моның сәбәбен әлеге хуҗалыкларда бозаулар аз алыну һәм технология таләпләре үтәлмәүдән күрә. "Кыят"та ит җитештерү дә нибары 86, "Нива"да - 97, "Дружба"да 98 процент. Шул ук вакытта "Коммуна", "Ямбулат" аны 107, "Тахаръял" - 116, "Вамин-Буа" 125 процентка җиткерделәр. "Коммуна" бер сыердан иң күп сөт савучы да. Ел башыннан һәр сыердан уртача 2121 килограмм сөт савып алдылар. Бу узган елның шушы вакыты белән чагыштырганда 40 килограммга күбрәк. Җәмгыять буенча көнлек савым 7,5 тонна тәшкил итә. Коммуналылар кебек эшләсәләр, агрофирмалар бүген сөтне 21 тоннадан кимрәк саварга тиеш түгелләр. Бүген ул "Дружба"да 20, "Тахаръял"да 19, "Нива"да 16 тоннага тиң. "Вамин-Буа"да - аннан да азрак.
    Отчет чорында эре малның һәрберсеннән уртача 698 грамм тәүлеклек үсеш алынды. Бу былтыргы бе-лән чагыштырганда берникадәр артыграк. Әлеге күр-сәткеч бары "Коммуна"да, "Ямбулат"та һәм "Аван-гард"та гына 800 граммнан артып китә.
    Ә менә "Нива"да исә 600 граммга да тулмый, шулай ук "Дружба"да, "Вамин-Буа"да, "Бола"да районның уртача күрсәткеченнән шактый түбән. Үсеш терлекләрнең үлем-җитеме аркасында кими. Өч ай эчендә район буенча барлыгы 194 эре мал үлгән. Үткән ел бу сан 152гә тиң булган.
    Саннардан күренгәнчә, хуҗалыкларда эшләнәсе эшләр күп әле.
    Әлфия ШӘРӘФЕТДИНОВА.
    Г.КАМАЛОВ ФОТОСЫ.

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    • 26 март 2018 - 10:27
      "Буа сулышы" Рамилә һәм Рамил Хәйретдиновлар
    • 22 март 2018 - 10:42
      "Буа сулышы"
    • Буада кыш
    • Буада көз
    • Буада җәй
    • Буада яз
    Ночной режим