Байрак
  • Рус Тат
  • Марат Җаббаров: “Барысы да халык өчен эшләнә”

    Буа - үзенчәлекле як. Аны икенче төрле Татарстанның Идел аръягы башкаласы дип йөртәләр. Менә шундый рәсми булмаган статусы, федераль юллар структурасында урнашуы, халкының булдыклылыгы даны аның, чынлап та, үрнәк позициядә торуын таләп итә. Моның өстендә районда нинди эшләр башкарылган? Нәрсәләр планлаштырыла? Буа муниципаль район башлыгы Марат Азат улы Җаббаров белән...

    Буа - үзенчәлекле як. Аны икенче төрле Татарстанның Идел аръягы башкаласы дип йөртәләр. Менә шундый рәсми булмаган статусы, федераль юллар структурасында урнашуы, халкының булдыклылыгы даны аның, чынлап та, үрнәк позициядә торуын таләп итә. Моның өстендә районда нинди эшләр башкарылган? Нәрсәләр планлаштырыла? Буа муниципаль район башлыгы Марат Азат улы Җаббаров белән әңгәмәбез шул хакта.

    - Марат Азатович, Сез район башлыгы вазифасында күптән түгел. Буаның торышына һәм тормышына яңа күзлектән карыйсыз. Без, яшәүчеләр, торган җиребез көнләп матурлана, яңара, дибез. Ә Сез бу уңайдан нинди фикер әйтерсез?

    - Моның белән килешми мөмкин түгел - Буа үсештә. Саннарга гына күз салыйк: социаль-мәдәни-көнкүреш объектлары төзүгә һәм ремонтлауга республика бюджетыннан 2014-2016 елларда 461 миллион сумнан күбрәк акча бирелгән. 2017 елда 208 миллион сумнан күбрәк һәм Республикабыз Президенты ярдәме белән өстәмә 272,7 миллион сум акча кергән. Шушы вакыт эчендә 10 мәктәпкә, 15 балалар бакчасына, ветеринария техникумына, "Акчарлак" лагерена, картлар һәм инвалидлар өчен интернат-йортка, архивка, янгын частена, ЗАГСка, хәрби комиссариатка, 17 терлекчелек бинасына, 50 МКДга капиталь ремонт үткәрелде. Бер мәктәп, ике балалар бакчасы, 17 спорт мәйданчыгы, 5 күпфункцияле үзәк, модульле 12 фельдшерлык-акушерлык пункты, модульле 3 ветеринария пункты, 11 силос траншеясе, 2 парк төзелде. "Чиста су" программасы да торган саен күбрәк торак пунктларны колачлый. Аның буенча 120 километрда суүткәргечләр салынды. Акчага күчереп исәпләгәндә, кертемнәр 251 миллион сум тәшкил итә.

    - Нинди генә торак пунктта да иң баш авырттырганы - юллар, төгәлрәге юлсызлыктыр. Шөкер, бу проблема федераль, җирле билгеләнүдәге юлларда юк дәрәҗәсендә. Шәһәр эчендә дә быел гомердә асфальт күрмәгән урамнары да юлга тиенде.

    - Соңгы өч елда Татарстан Республикасы средстволарыннан һәм муниципаль юл фондларыннан юл төзелешенә 607,6 миллион сум, шул исәптән республика бюджетыннан 304 миллион сум юлланган. 2017 елда барлык республика программалары буенча һәм муниципаль юл фондыннан юл төзелешенә 167 миллион сум тирәсе акча юнәлтелде. Эшләр 16 объектта башкарылды, яңартылган юлларның гомуми озынлыгы 8,4 километр тәшкил итте. Моннан тыш, юл эшләренең өстәмә программасы буенча районга республика бюджетыннан 100 миллион сум акча бүлеп бирү каралган. Аның 20 миллион сумы ишегалды территорияләрен, 80 миллион сумы юлларны ремонтлау өчен. Бу шәһәрнең 18 урамында 7 километрдан күбрәк озынлыкта юл салу, Р. Люксембург урамында урнашкан үзәк почтамт, прокуратура каршындагы стоянкаларны, 8 йорт ишегалды территориясен төзекләндерү, кайсыларында тротуар ясау мөмкинлеге бирде.

    - Марат Азатович, Сезнең күзлектән, Буага тагын нинди уңайлыклар җитми? Аларны ничек хәл итеп була?

    - Бигрәк тә тротуарлар проблемасы кискен тора. Шәһәр урамнарын яктырту белән дә хәл шундый ук. Аңлашылганча, соңгы вакытта республика, район бюджетлары средстволары хисабына күп эшләр башкарылды. Әмма акча да санап бирелә бит. Кем әйтмешли, чиге бар. Тротуарлар салуны шәһәрдә үзара салым акчасына һәм республика бюджетыннан әлеге суммага кушылган средстволар хисабына башкарып чыгарга планлаштырабыз. Сүз уңаеннан, шәһәрдә референдум быел беренче тапкыр кертелә. Ул республиканың тагын тугыз шәһәрендә: Әгерҗедә, Аксубайда, Арчада, Болгарда, Кукмарада, Кама Тамагында, Лаешта, Мамадышта, Минзәләдә үткәреләчәк. Буада 18 яше тулган һәр гражданнан җыем 500 сум тәшкил итәчәк. Ә һәр җыелган 1 сумга республика бюджетыннан өстәмә 4 сум биреләчәк. Мондый мөмкинлектән файдаланмау гөнаһ булыр иде. Шул рәвешле, 8 миллион сум җыелыр, аңа республика бюджетыннан 32 миллион сум керер һәм киләсе елда барлыгы якынча 40 миллион сумлык эш башкарылыр дип планлаштырыла. Авыл җирлекләре буенча гомуми сумма 50 миллион сумнан артып китәчәк. Аларда җан башына 500дән 700 сумга кадәр җыячаклар. Республика буенча бу сан 1,5 мең сум тәшкил иткән мисаллар бар. Мәсәлән, күрше Тәтеш районының күпчелек авылларында, төгәлрәге 20 авыл җирлегенең 12сендә агымдагы елда 1000әр сум җыячаклар. Буалыларның моңа аңлы карауларына һәм актив булуына ышанасы килә.

    Район авыл җирлекләре әлеге программада бишенче ел катнаша. Шул вакыт эчендә гомуми суммада 74 миллион сумга якын күләмдә эш башкарылган. Килешегез, начар түгел бит. Татарстан буенча "бер сумга тагын дүрт сум" принцибы буенча референдумнар үткәрү чорында республика бюджетыннан 2 миллиард 283 миллион сум акча бүлеп бирелгән. Шул ук вакытта гражданнар тарафыннан җыелган средстволарның гомуми күләме 582 миллион сум тәшкил иткән.

    - Марат Азатович, район "картая", яшьләр зур шәһәрләргә китә, диләр. Сезнеңчә, бу агымны туктату мөмкинме?

    - Яшьләр - зур потенциалга ия категория. Аларда идея-ләр дә күп, күбесе үз эшен ачу теләге белән яна. Без бу фактны исәпкә алабыз. Районда "Буинск" промышленность паркы"н булдыру күздә тотыла. 26 гектар мәйдан биләячәк парк Карлы авылында булачак. Анда 60 мең квадрат метрны җитештерү һәм склад биналары, 2 мең квадрат метр мәйданны офислар биләячәк, дип планлаштырыла. Бу 500 кешене эшле итү мөмкинлеге дә дигән сүз. Парк үсешенә инвестицияләрнең планлаштырылган күләме 600 миллион сумга тиң. Аларның 260 миллион сумы инфраструктура үсешенә федераль бюджеттан биреләчәк, 300 миллион сумнан күбрәген төп фондларны булдыруга резидентлар үзләре кертәчәк. Социаль ориентлашкан юнәлешле әлеге проект районның инвестицияләр җәлеп итүен һәм салым базасын үстерергә, шәхси эшмәкәрләрне үз җитештерүләрен парк территориясендә туплауда активлаштырырга ярдәм итәчәк, районда җитештерү кластерының югары технологияле дәрәҗәдә үсешенә нигез салуга этәргеч булачак.

    Планнар күп, идеяләр дә. Бу уңайдан җирле халыкка мөрәҗәгать итеп, барысы да алар мәнфәгатендә, аларның уңайлылыгы, районның үсеше өчен башкарылганны аңласын иде, дип әйтәсе килә.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: