Байрак
  • Рус Тат
  • Марат Әхмәтов: “Буа кырларының торышы әйбәт”

    Шушы көннәрдә Татарстанның Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов районда урып-җыю эшләренең, "Авангард" агрофирмасында симертү мәйданчыгы төзелеше барышы белән танышып китте. Муниципаль район башлыгы Азат Айзетуллов озатуында кырлар өстеннән очып әйләнгәннән соң ул Иске Суыксу авылындагы дәүләт сорт сынау участогында хуҗалыклар, оешма-предприятиеләр җитәкчеләре, авыл хуҗалыгы белгечләре белән очрашты. -...

    Шушы көннәрдә Татарстанның Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов районда урып-җыю эшләренең, "Авангард" агрофирмасында симертү мәйданчыгы төзелеше барышы белән танышып китте. Муниципаль район башлыгы Азат Айзетуллов озатуында кырлар өстеннән очып әйләнгәннән соң ул Иске Суыксу авылындагы дәүләт сорт сынау участогында хуҗалыклар, оешма-предприятиеләр җитәкчеләре, авыл хуҗалыгы белгечләре белән очрашты.

    - Буа кырларына каравы күңелле. Быел фермер хуҗалыклары басулары да күзне иркәли. Мул уңыш булырга охшаган. Республика буенча да быел рекордлы күләмдә иген җыеп алу өмете бар. Ул 4 миллион тоннадан да ким булмас дип уйлыйбыз. Берникадәр шикне язгы бодай гына тудыра. Ә менә уҗым культуралары һәм арпа "булышачаклар", - диде ул урак торышына бәя биреп. Иген бәяләренә килгәндә, региональ фонд өчен азык-төлек бодаен һәм арышны әзерләү бәясен шушы көннәрдә игълан итәчәкләрен белдерде. Россия авыл хуҗалыгы министрлыгында бәянең начар түгеллеген, шу-ны саклап кала алу әйбәт булачагын әйтте. Хуҗалыклар җитәкче-ләрен-белгечләрен төп игътибарны туфракта дым запасы туплауга юнәлтергә чакырды.

    - Ул анда бар һәм җитәрлек, бары аны сакларга өйрәнергә генә кирәк. Мәсәлән, уңышы җыеп алынган кырларны айлар буе буш яткырырга түгел, ә артыннан ук төп эшкәртү үткәрергә, чиста пар җирләренә рапс, шепкән, горчица кебек культуралар чәчәргә, - диде Марат Готыф улы. Министр тагын чиста пар җирләрендә сидератлар белән эшләүгә актив кушылучы хуҗалыкларны бюджет ашламалары белән кызыксындыру кирәклеге фикерен дә җиткерде. Очрашуда катнашучыларның сорауларына җавап биргәннән соң, ул Апас районына юл алды. Сорт сынау участогында исә Идел аръягы районнарының авыл хуҗалыгы идарәсе, "Рос-сельхозүзәк" бүлекләре, хуҗалыклар белгечләре катнашында көзге чәчүгә багышланган зона семинары дәвам итте. Анда "Дәүләт сорт комиссиясе" учреждени-есе, "Россельхозүзәк"нең Татарстан буенча фили-алы, "Татарстанның элиталы орлыклары" ассоциациясе һәм башка оешмалар белгечләре чы-гыш ясадылар, фирмалар вәкилләре төрле препа-ратлар тәкъдим иттеләр. Участокта игелүче ту-гыз төрле культура һәм анда куелган 257 тәҗрибә мисалында кайсы сортның кайчан, нинди шартларда ничек уңыш бирүе, табигать сынауларына чыдамлыгы һәм башка күрсәткечләре аңлатылды. Иң мөһиме - кырларга районлаштырылмаган сортлар чәчелмәскә, орлык агуланырга һәм аңа фитологик анализ үткәрелергә тиеш. Семинар барышында дым каплату техно-логиясенә җентекләбрәк тукталдылар. Шулай ук туфракны төп эш-кәртүнең, көзге чәчүне үткәрүнең нечкәлекләре, корткычларга каршы кө-рәшнең яңа ысуллары турында күп мәгълүмат җиткерелде, конкрет мисаллар китерелде. Ми-нистр урынбасары Илдус Габдрахманов уңыш алуга юнәлтелгән гамәлләр белән бергә туфракны сәламәтләндерергә кирәк-леген дә ассызыклады. Казан белгечләре андагы авыруларга каршы ничек көрәшергә кирәклегенә өйрәттеләр.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: