Байрак
  • Рус Тат
  • “Минем этем нәрсә эшли белә” конкурсы буенча тавыш бирү башлана!

    Без күптән түгел сайтта киләсе елның хуҗасы - эткә багышлап конкурс игълан иткән идек. Аның кысаларында берничә видео һәм фотографияләр килде. Беренче җибәргән эш шәһәрдән Венера Мусинаныкы булды. Аның Ричие матур итеп "җырлый", "кулын бирә", "бии". Шәһәрдән Анна Сафинаның Клякса кечкенә бәби булып та кылана, үз-үзен яклый, хуҗаның командаларын үти....

    Без күптән түгел сайтта киләсе елның хуҗасы - эткә багышлап конкурс игълан иткән идек. Аның кысаларында берничә видео һәм фотографияләр килде.

    Беренче җибәргән эш шәһәрдән Венера Мусинаныкы булды. Аның Ричие матур итеп "җырлый", "кулын бирә", "бии".

    Шәһәрдән Анна Сафинаның Клякса кечкенә бәби булып та кылана, үз-үзен яклый, хуҗаның командаларын үти.

    Шәһәрдән Дамир Хәсибҗановның Багира кушаматлы овчаркасы җитез йөгерә, хуҗасын ярты сүздән аңлап, барлык кушканнарын эшли белә.

    Ырыңгыдан Маргарита Такиеваның Арчие (ул безнең телевидение герое да булды) хуҗабикәсе белән сәгатьләр буе уйный ала.

    Калган конкурста катнашучы ике укучыбыз конкурска фотолар җибәргәннәр иде. Беренчесендә, Гөлинә Гайнетдинованың Байкалы һәркемне кызыктырырлык итеп туңдырма ашый, күзен кыскалый белә, ә Искәндәр Гарифовның Гавригы хуҗасы әйтүенчә, кечкенә мәчене "үстерергә булышкан" һәм фотодан күренгәнчә, үз-үзен яклый ала.

    Кадерле сайтны укучылар! Бүген тавыш бирүгә барлык эшләрне куябыз. Тик нәтиҗәләр 4 видеоязма җибәрүчеләр арасында аерым, фотографияләр хуҗасы арасында аерым ясалачак. Тавыш бирү безнең "Новости Буинска" төркемендә була һәм ул 27 декабрь көнне көндезге 12 дә тәмамлана.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: