“Минем яраткан укытучым” конкурсының соңгы этабы җиңүчесе билгеле. Финал кайчан?
Бүген көндезге 12 сәгатьтә конкурсның соңгы - бишенче этабы тәмамланды. Анда катнашкан шәһәрнең 1 номерлы мәктәп укытучылары Илсөяр Хиз - 471, Алсу Йосыпова -420, Әзгар һәм Рима Зыятдиновлар - 335, Миләүшә Хәсәнова - 81, Валентина Синчугова 89 "лайк" җыйдылар. Шулай итеп соңгы этапның лидеры Илсөяр Хиз булды. Котлыйбыз! Барлык этапларда...
Бүген көндезге 12 сәгатьтә конкурсның соңгы - бишенче этабы тәмамланды. Анда катнашкан шәһәрнең 1 номерлы мәктәп укытучылары Илсөяр Хиз - 471, Алсу Йосыпова -420, Әзгар һәм Рима Зыятдиновлар - 335, Миләүшә Хәсәнова - 81, Валентина Синчугова 89 "лайк" җыйдылар.
Шулай итеп соңгы этапның лидеры Илсөяр Хиз булды. Котлыйбыз!
Барлык этапларда җиңүчеләрне фотолары һәм алар турында кыскача мәгълүмат "Байрак" ("Знамя", "Ялав") газетасының җомга санында чыга. Шулай ук финалчыларны иртәгә кичке сәгать 7дә җирле телевидение аша күрсәтәчәкләр.
Хәзер шәһәрнең 2 номерлы лицей укытучыларын Венера Гафурова, Гүзәлия Җәләлова, Людмила Насейкина, ветеринария техникумы укытучысы Гөлнара Латыйпова, 1 номерлы мәктәп укытучысы Илсөяр Хиз финалда катнаша. Финалчылар өчен тавыш бирү "ВКонтакте" социаль челтәренең "Новости Буинска" төркемендә 16 октябрьдә иртәнге 8 дән башлана, 17 октябрьнең көндезге сәгать 12дә тәмамлана. Актив булыгыз!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев