Байрак
  • Рус Тат
  • Мошенниклар быел буалыларны 10 тапкыр алдаганнар

    Соңгы елларда безнең район мошенникларның җиңел акча эшләү территориясенә әверелде бугай. Узган ел алар буалыларны 69 тапкыр алдасалар, быел ике ай ярым эчендә 10 факт билгеле. Район эчке эшләр бүлегенең җинаятьчеләрне эзләү бүлеге опервәкиле Илнур Гыймранов сүзләренә караганда, алдагы елларда мошенниклар күбрәк "якыныңа бәла килгән, билгеле бер сумма акча күчерсәгез,...

    Соңгы елларда безнең район мошенникларның җиңел акча эшләү территориясенә әверелде бугай. Узган ел алар буалыларны 69 тапкыр алдасалар, быел ике ай ярым эчендә 10 факт билгеле.
    Район эчке эшләр бүлегенең җинаятьчеләрне эзләү бүлеге опервәкиле Илнур Гыймранов сүзләренә караганда, алдагы елларда мошенниклар күбрәк "якыныңа бәла килгән, билгеле бер сумма акча күчерсәгез, коткарабыз" дип мөрәҗә-гать итсәләр, хәзер интернет-технологияләр аша "акча савалар". Интернеттагы игъланнар сайтында алар "товар сатучылар" яки "товарны сатып алучылар" роленә керәләр. Ике очракта да алданучының банк карточкасының номерын, паролен, кесә телефонына СМС белән килгән кодны сорыйлар. Тулырак мәгълүмат алу өчен исем-фамилияне, банк карточкасының икенче ягында күр-сәтелгән cvv-кодны, карточканың кайчанга кадәр гамәлдә булуын да беле-шәләр. Әлеге мәгълүматны алгач интернет-банкка кереп акча салдыру алар өчен чүп кенә. Шуңа да банк карточкасы турында мәгълүматларны беркемгә әйтергә кирәкми. Хәтта, банк хезмәткәренә дә! Соңгы ике елда моңа мисаллар җитәрлек булды. "Авито" һәм башка сайтларда кешеләр транспорт, дача "сатып" яисә "сатып алып" хәләл акчаларыннан коры калдылар. Без әлеге очракларның һәрберсе хакында газета битләрендә бастырып бардык.
    Алдарларның җиңел акча эшләвенең икенче ысулы да билгеле - бу юлы мошенниклар банк куркынычсызлыгы хезмәткәрләре ролендә. Андыйлар күптән түгел авылдагы бер хатынны 9900 сумга "утырттылар". "Сезнең карта ябылган" яки "картагыздагы акчаларны башка кешегә кү-чергәннәр, кире кайтарырга ярдәм итәбез" диләр алар. Бу очракта да мошенниклар картаны яңа-дан теркәү өчен аның номеры белән ПИН-кодны сорыйлар. Ахыргы нәтиҗә охшаш: кеше ышанып үз куллары белән аларга акча күчерә. Монда иң яхшысы - мошенниклар шалтыраткач ук, банк хезмәткәрләре белән элемтәгә керү.
    Чираттагы алдау тарихы болай башлана. "Мобиль банк"ка тоташтырылган телефонга бәйрәм алдыннан яки көнендә открытка яки бүләк килү турында СМС-хәбәр килә. Телефон хуҗасы шикләнмичә анда күр-сәтелгән таныш булмаган сылтама аша күчә һәм аның банк карточкасыннан автомат рәвештә акча югала. Бу - мошенникларның смартфоннарны махсус вирус программалары бе-лән "зарарлавы" хакында сөйли. Әлеге банк карточкасыннан интернет аша акча күчерергә сәләтле программа СМС-хәбәр рәвешендә килә, сылтама аша күчкәндә, ул хисаптан акчаларны да күчерә. Өс-тәвенә бу программа чын банктан килгән СМСларны бетереп барырга сәләтле. Әгәр дә "мобиль банк"ка тоташтырылган кесә телефоны номерын алыштырасыз икән, шунда ук бу хакта банкка хәбәр итегез, чөнки 2-3 айдан номер башка кешегә бирелә, ди-мәк аңа банк операцияләре турында мәгълүмат ки-ләчәк. Бу очракта да карточкадагы акчалардан "колак кагуы" тиз.
    Илнур Гыймранов әйткән-чә, буалыларны алдаучы мошенникларны әлегә эләктерә алганнары юк. Алдарларның эзләренә төшү фактлары Татарстанда да бармак белән генә санарлык. Чөнки мошенникларның акча эшләү алымнары белән бергә полициядән яшеренү ысуллары да камилләшә генә бара. Димәк, тир түгеп алган акчаңны үзең теләп биргәч, гомердә дә кире кайтара алмавы көн кебек ачык.
    Фото: news.vdv-s.ru

     

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: