Байрак
  • Рус Тат
  • Район мөхтәсибәте квест үткәрде (фоторепортаж)

    Әлеге чара "Экстремизмга - юк!" айлыгы кысаларында оештырылды. Башлап район мөхтәсибе Ильмир хәзрәт Хәсәнов Наратлык аланын җыелган катнашучыларга, аларга көч бирергә килүчеләргә бүгенге очрашуның максаты турында сөйләде, уңышлар теләде. Мөхтәсибәтнең яшьләр бүлеге җитәкчесе Илнур Сафиуллин уен тәртипләрен аңлатканнан соң бишәр кешедән торган биш команда биремнәрне үтәргә кереште. 10 станция 1...

    Әлеге чара "Экстремизмга - юк!" айлыгы кысаларында оештырылды. Башлап район мөхтәсибе Ильмир хәзрәт Хәсәнов Наратлык аланын җыелган катнашучыларга, аларга көч бирергә килүчеләргә бүгенге очрашуның максаты турында сөйләде, уңышлар теләде. Мөхтәсибәтнең яшьләр бүлеге җитәкчесе Илнур Сафиуллин уен тәртипләрен аңлатканнан соң бишәр кешедән торган биш команда биремнәрне үтәргә кереште. 10 станция 1 километр радиуста урман эчендә урнашкан иде. Квестта иң мөһиме - бердәмлек. Бер-берен тыңлый, тоя белүчеләр генә җиңүгә ирешә. Бу юлы "Аюлар" командасы иң оешканы булуын раслады. Икенче урынны "Батырлар", өченчене "Тәкъва" командалары яулады. Җиңүче кубокка, призлы урыннарны алучы командалар Дипломнарга, барлык катнашучылар истәлек бүләкләренә лаек булды. Урманда өйлә намазы укыганнан соң, шулай ук мөхтәсибәт тарафыннан әзерләнгән мул табын артына җыелыштылар, пылау белән сыйландылар.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: