Байрак

Буа районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Сентябрьдән Буаның барлык мәктәпкәчә мәгариф учреждениеләре биш көнлек эш режимына күчте

Сентябрьдән шәһәрдә барлык мәктәпкәчә мәгариф учреждениеләре биш көнлек эш режимына күчте. Ә шимбә көнне балаларын куярга урыны булмаучыларга нинди юллар тәкъдим ителә? Аның өчен күпме түләргә? Әлеге язма шул хакта.

Район мәгариф идарәсе методисты Рамилә Хәби-буллина сүзләренә караганда, әлеге яңалык район башкарма комите-тының агымдагы елның 28 маендагы карарына нигезләнеп башкарыла. Анда шәһәрнең унөч мәктәпкәчә мәгариф учреждениесен агымдагы елның 1 сентябреннән алтыдан биш көнлек эш режимына күчерү турында әйтелә. Белгеч әйтүенчә, моңа кадәр мәктәпкәчә учреждениеләрдә бала-ларның шимбә көнне бакчага йөрү мониторингын алып барганнар. Анализлау йөрүчеләр санының аз булуын күрсәткән. Кайбер бакчаларда ул кайбер атнада хәтта 10 процентка да тулмаган.

- Яңалык кертелгәнче бакчаларда әти-әниләр белән җыелышлар үтте. Сораштырулар күрсәткәнчә, күпчелек ата-ана баласын куярга урыныбыз бар, дип җавап биргән. Аннан соң, яңа режимга күчү белән айлык түләү дә беркүпмегә кимиячәк. Бу да гаилә бюджетына плюс булып тора, - ди ул.

Биш көнлек режимга күчкәч, айлык түләүләр түбәндәгечә билгеләнә. Туклануны да кертеп, 1 яшьтән 3 яшькә кадәр баласы булганнар хәзер айга 3721 мең сум (элек 4084 сум иде), ташламасы булучылар 1862 сум, 3 яшьтән 7 яшькәчә булганда 3565 сум (элек 3963 сум иде), ташлама булганда - 1784 сум.

Әйткәнебезчә, бакчалар шимбә көнне дә эшли ала, моны закон тыймый. Тик аның өчен бакчага дежур төркемгә кимендә ун бала йөрергә тиеш. Һәм әти-әни белән учреждение арасында ике яклы килешү төзелә. Бу сумма дүрт атнага (ягъни бер айга) 2706 сум 10 тиен тәшкил итә. Бала бакчада 7дән 13 сәгатькәчә булачак, монда өч тапкыр ашату каралачак. Мәгариф идарәсендә аң-латканча, коммерцияле түләүдә бернинди ташламалар булмаячак, бала бакчага йөрмәсә дә, туклану өлешен

яңадан исәпләмәячәкләр. Әлеге суммага барлык торак-коммуналь хезмәтләргә, хезмәткәрләргә хезмәт хакы түләүгә, туклануга чыгымнар керә. Әлегә кадәр районда өстәмә түләүле нигездә оешкан төркемнәр юк.

Шәһәрнең иң зур, 250 гә якын бала йөргән “Ромашка” балалар бакчасы мөдире Фәридә Закирова белдерүенчә, әти-әниләр арасында әлегә җиде ке-ше баласын дежур төр-кемгә китерергә теләк белдергән.

- Ата-аналар җыелыш-ларында без яңалык хакында хәбәр итеп, барысын да аңлаттык. Киләчәктә ун килешү туплый алсак, без балаларны шимбә көн дә кабул итәчәкбез,-ди ул.

Тагын бер сорау кала, хезмәткәрләрнең эш урыннары, хезмәт хакларына бу яңалык ничек тәэсир итәчәк? Мәгариф идарәсеннән алынган мәгълүматларга караганда, әлеге сораулар җые-лышлар вакытында хәл ителгән. Эш урыннарын кыскартулар булмаячак. Тулы ставкалы хезмәт хакы, эш сәгатьләре “киселү” сәбәпле, азаячак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев