Сыер һәм кәҗә асраучыларга субсидияләр бирелә

Быел шәхси ярдәмче хуҗалык алып баручы гражданнарга тавык-чебеш, үрдәк-каз, тана-сыер, кәҗә, ат асрауда ярдәм итү йөзеннән субсидияләр бирү каралган. Субсидияләрне бирү тәртибе түбәндәгеләрдән гыйбарәт. Кош-корт асраучыга дәүләт ярдәме: 2016 елның 1 гыйнварыннан 1 июненә кадәр, 1 баш күркә һәм казга-100 сум, 1 үрдәккә - 80 сум, 1 бройлер чебигә -...
Быел шәхси ярдәмче хуҗалык алып баручы гражданнарга тавык-чебеш, үрдәк-каз, тана-сыер, кәҗә, ат асрауда ярдәм итү йөзеннән субсидияләр бирү каралган. Субсидияләрне бирү тәртибе түбәндәгеләрдән гыйбарәт.
Кош-корт асраучыга дәүләт ярдәме: 2016 елның 1 гыйнварыннан 1 июненә кадәр, 1 баш күркә һәм казга-100 сум, 1 үрдәккә - 80 сум, 1 бройлер чебигә - 30 сум субсидия түләү каралган.
Субсидиянең күләме, транспорт чыгымнарын кертмичә, алган кош-корт бәясенең 50 процентыннан артмаска тиеш. Райондашларыбыз шунысын да исләрендә тотсын иде, дәүләт ярдәме Татарстан Республикасы биләмәләрендә теркәлгән кошчылык хуҗалыкларыннан алынган кош-кортлар өчен генә бирелә. Сатып алынасы кош-кортларның яшьләре бер айдан зур булырга тиеш түгел. Бройлер чеби һәм урдәк 2 ай, каз, күркәне хуҗалыкларында 4 ай асрау мәжбури. Алган кош-кортларның саны 50 баштан ким, 100 баштан артмаска тиеш. Ярдәмне вакытында алу өчен 2016 елның 1 июненә кадәр гариза язып, үзегез яши торган авыл җирлегенә документларны тапшыру сорала.
Буаз һәм нәселле таналар алганда, 1 баш исәбеннән чыгып субсидия бирелә. Әлеге сумма буаз таналарга - 15 мең сумны, нәселле таналарга - 20 мең сумны тәшкил итә. Ярдәм тотылган чыгымның 50 процентыннан арта алмый. Әлеге суммага транспорт чыгымнары да керми. Буаз, нәселле таналар юридик затка ия булган авыл хуҗалыгы оешмаларыннан гына алынырга тиеш, ә нәселле таналар алган оешманың «Нәселле таналар» үрчетү буенча таныклыгы булуы зарур. Хуҗалыкта таналарны 5 ел дәверендә асрау мөһим.
Шәхси хужалыкларда сөтчелек тармагы буенча мини-ферма төзү буенча да ярдәм бар. Сөтчелек тармагы буенча мини-ферма булдырырга теләүчеләрнең терлек торакларның 50 проценты әзер булуы шарт (каркас, фундамент, стена, идән өлешләре). Хуҗалык кенәгәсендә ел башына, ягъни 2016 елның 1 гыйнварына 8 сыер асрарга теләүчеләрнең - 3 баш савым сыеры, 5 сыер асрарга теләүчеләрнең - 2 баш савым сыеры булырга тиеш. Субсидия исап-хисап счетына күчкән көннән алып 6 ай эчендә торакны төзеп бетерү, киләсе 6 айда терлекне тиешле баш санына җиткерү бурычы куела. Моның өчен мини-фермада 8 савым сыеры асраучыларга - 5 савым сыеры, 5 савым сыеры асраучыларга - 3 савым сыеры өстәмә аласы була. Дәүләт ярдәменә ия булган хуҗалыкларга терлекләрне 5 ел дәверендә асрау каралган. Субсидиянең күләме мини-фермада 8 сыер асраучыга - 200 мең сум, 5 сыер асраучыга 100 мең сумны тәшкил итә.
Хуҗалыкларында нәселле кәҗәләр асрарга теләүчеләр өчен дә дәүләт ярдәме каралган. Бу сумма 1 баш исәбеннән - 1 нәселле кәҗәгә 8 мең сум булачак. Шулай ук дәүләт ярдәмен алу өчен, кәҗәне Татарстан Республикасы биләмәләрендә теркәлгән нәселле кәҗәләр сату, үрчетү белән шөгыльләнүче хуҗалыклардан алу киңәш ителә. Субсидия күләме, алган нәселле кәҗә бәясенең 50 процентыннан артмыйча, транспорт чыгымнарын исәпкә алмыйча бирелә. Сатып алынган нәселле терлекнең 2016 елда алынуы һәм хуҗалыкта терлекләрне 5 ел дәвамында асралывы шарт.
Шәхси секторда ат тотучылар өчен дә яңалыклар бар. 3 яшьтән югары булган атка терлек азыгы алу өчен - 3 мең сум күләмендә ярдәм бирелә. Моның өчен Хуҗалык кенәгәсендә 2016 елның 1 гыйнварына шәхси хуҗалыкта ат теркәлүе кирәк. Терлек азыгы буларак, салам, сенаж, печән һәм концентрат азыклар алырга мөмкин. Йөкләмә буенча 2016 елның 31 декабренә кадәр хужалыкта терлекне асрау мәҗбүри.
Шәхси хужалыкларда асралучы сыерларны ясалма орлыкландыруга каралган дәүләт ярдәмен алырга теләүчеләрнең 2016 елның 1 гыйнварына хуҗалык кенәгәсендә терлек санының теркәлүе шарт. Шуннан соң хужалыкларында сыер тотучылар 350 сум күләмендә дәүләт ярдәменә исәп тота ала.
Шәхси хуҗалыкларда асралучы сыерларга профилактик чаралар уздыру буенча да үзгәрешләр бар. Биредә дә хуҗалык кенәгәсендә 2016 елның 1 гыйнварына булган мал саны күрсәтелергә тиеш, сыер башына дәүләт ярдәме 300 сум тәшкил итә. Дәүләт ярдәме алган терлекләрне агымдагы ел тәмамланганчы асрау зарур.
Шәхси хужалыклар өчен каралган дәүләт ярдәменнән барлык гражданнар да файдалана ала, иң мөһиме таләпләргә туры килүе. Дәүләт ярдәмен алганнан соң терлекләр авырып китсә, йә булмаса сугымга озатылса, ветеринар биргән белешмәне һәм актны авыл җирлекләренә тапшырырга кирәк. Субсидия алырга теләүчеләр үзләренең яши торган авыл җирлегенә гариза язып, тиешле документларны вакытында тапшырырга тиешләр.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
-
21 гыйнвар 2021 - 14:54КҮҢЕЛЛЕ ӘЛИФБА #7 / "Е" хәрефе Татар әлифбасын балалар белән бергә өйрәнәбез.26800
-
20 гыйнвар 2021 - 16:02«Республика затлары» проекты Минтимер Шәймиев күргәзмәсе белән ачылды Фәрит Мөхәммәтшин Республиканың беренче Президентын дөньякүләм масштабтагы сәясәтче дип бәяләде.24600
-
20 гыйнвар 2021 - 10:33«Ялкын» журналының яңа санын тәкъдим итүгә бер миллион язылучысы булган блогер килде Кичәдә татар блогерлары кунакларны социаль челтәрләрнең төп кагыйдәләре белән таныштырды.25400
-
18 гыйнвар 2021 - 16:29Алексеевск районында балаларын салкында онытып калдырган гаилә турында ниләр билгеле? «Бала курткада төренеп, карда ята иде», — дип сөйләделәр «Татар-информ» хәбәрчесенә Алексеевск районының Кыркүл авылында. Әнисе улын салкында калдырганнан соң, үтерергә тырышу буенча җинаять эше ачылды. Танышларының әлеге гаилә турында фикерләрен безнең репортажда укыгыз.40200
-
14 гыйнвар 2021 - 11:55КҮҢЕЛЛЕ ӘЛИФБА #6 / "Д" хәрефе Татар әлифбасын балалар бергә өйрәнәбез.57200
-
12 гыйнвар 2021 - 12:02КҮҢЕЛЛЕ ӘЛИФБА #5 / "Г" хәрефе Татар әлифбасын балалар бергә өйрәнәбез.39300
-
28 декабрь 2020 - 21:16Җырчы Венера Ганиеваның ире үлгән (+фото) Бу хакта "Матбугат.ру" хәбәр итә.163100
-
23 декабрь 2020 - 15:33"Оныгымны әнисе белән бергә бер кабердә күмдек...": Балтач районындагы коточкыч һәлакәт турында Балтач районының Норма авылы янындагы авариядә сигез айлык көмәне булган Айгөл Нәҗипова (Минхәирова) һәлак булды. Әлеге коточкыч юл-транспорт һәлакәте татарстанлыларны шаккаттырды.170600
-
22 декабрь 2020 - 17:07Лия Дәүләтьярова бишек җырын башкара YouTube’тагы «Яңа дулкын» каналында - яңа видео.248900
-
11 декабрь 2020 - 13:51Кайбычтагы фаҗига: "Кызы әнисенең үлгәненә ышанасы килми..." Әлеге вакыйга бөтен республиканы шаулатты.149200
-
2 декабрь 2020 - 16:03Буалыларны ачык һавада тимераякта шуарга чакыралар Буада “Арктика” боз сарае территориясендә махсус мәйданчыкта боз катыру эше тәмамланды.80500
-
2 декабрь 2020 - 15:58Буа Иске Суыксу авылы янындагы тимер юлда тагын фаҗига Рәсми мәгълүматларга караганда, әлеге переездда локомотив белән бәрелешкән фура Казан ягыннан Ульяновск юнәлешендә барган. Йөртүчесе район ЮХИДИ хезмәткәрләренә тимер юлдан маневрлы локоматив килүен күрмәдем, дип белдергән.40500
-
13 ноябрь 2020 - 10:05Буа мөхтәсибәтенең 31 нче видео журналы. Октябрь 2020 ел.
-
15 ноябрь 2019 - 17:21Буа сулышы. Миләүшә Җәләлетдинова.
-
24 ноябрь 2020 - 15:09ЦРБның ковид госпиталеның өстәмә бүлегендә әлеге чирдән стационар дәваланучыларга әйбер тапшыру өчен аерым тәрәзә бар (+фото)Дәваланучыларга кирәк-яраклар тапшыру өчен аерым урын дәваханәнең беренче катында, стационарга урамнан төп керү ишегеннән уң якта беренче тәрәзәдә урнашкан.42800
© ТАТМЕДИА. Все материалы, размещенные на сайте, защищены законом.
Перепечатка, воспроизведение и распространение в любом объеме информации,
размещенной на сайте, возможна только с письменного согласия редакций СМИ.
При поддержке Республиканского агентства по печати и массовым коммуникациям «ТАТМЕДИА».
Наименование СМИ: Байрак (Знамя)
№ свидетельства о регистрации СМИ, дата: Эл № ФС77-47526 от 30 ноября 2011 года
выдано Федеральной службой по надзору в сфере связи,
информационных технологий и массовых коммуникаций
ФИО главного редактора: Камалетдинов Гакиль Аряфетдинович
Адрес редакции: 422433, Республика Татарстан, г. Буинск, ул. К.Маркса, д. 62
Телефон редакции: (84374) 3-19-73 Электронная почта редакции: bayrakbua@mail.ru
Учредитель СМИ: АО «ТАТМЕДИА»
Политика о персональных данных
Антикоррупционная политика