Байрак
  • Рус Тат
  • Тирә-ягыбызны чүпләмик

    Шәһәрдәге кайбер оешма-предприятиеләр каты көнкүреш калдыкларын чыгаруга күптармаклы коммуналь хуҗалык белән бүгенгәчә килешү төземәгән. Шәхси секторда яшәүчеләрнең кайберләре исә үз территориясе чисталыгын гына кайгырта. Ә табигатьне кем сакларга тиеш? Икътисадчы Раиса Кузьминцова әйтүенчә, бүгенге көндә шәһәрдә урнашкан 89 предприятие һәм 75 шәхси эшмәкәр коммуналчылар хезмәтеннән файдалана. Алардан һәм шәхси сектордан...

    Шәһәрдәге кайбер оешма-предприятиеләр каты көнкүреш калдыкларын чыгаруга күптармаклы коммуналь хуҗалык белән бүгенгәчә килешү төземәгән. Шәхси секторда яшәүчеләрнең кайберләре исә үз территориясе чисталыгын гына кайгырта. Ә табигатьне кем сакларга тиеш?

    Икътисадчы Раиса Кузьминцова әйтүенчә, бүгенге көндә шәһәрдә урнашкан 89 предприятие һәм 75 шәхси эшмәкәр коммуналчылар хезмәтеннән файдалана. Алардан һәм шәхси сектордан каты көнкүреш калдыклары график буенча җыела, үз вакытында Степановка авылы янындагы полигонга чыгарыла.

    - Ә калганнары нигә сезнең белән эш итми, - дип сорыйм аңардан.

    - Шәһәрдә бездән тыш әлеге хезмәтне тагын бер эшмәкәр күрсәтә. Алар белән килешү төзегән булулары мөмкин, - ди икътисадчы. Әмма моның белән килешеп бетәсе килми. Чөнки кайбер сәүдә нокталары хуҗаларының чүпләрен төнлә белән контейнерларга бушатуларын күргәнем бар. Бу дөрес гамәлме? Ник дисән, контейнерлар шул сәбәпле тиз тула. Коммуналчылар да бу уңайдан зарлана.

    - Контейнерлардан тулып ташыган чүп-чарны башта көрәк-сәнәк белән транспортка төйибез, - диләр алар. Монда шунысын да әйтми булмый, халык та бөтен чүп-чарны каты көнкүреш калдыгы дип уйлый. Шпал һәм бүрәнәне дә, төзелеш, металл калдыкдарын да, хәтта тиресне дә шунда китерәләр. Аннан контейнерлар бушатылмый дип, коммуналчыларны гаеплиләр. Ә чынлыкта шәһәрдәге оешма-предприятиеләр территорияләрендә һәм махсус урыннарга урнаштырылган контейнерларлагы каты көнкүреш калдыкларын көн саен биш транспорт чыгара. Элеватор, кулланучылар җәмгыяте, пенсия фонды, юллар төзү идарәсе, шикәр, моторлар тәзү заводлары озак еллардан бирле алар белән эшли. Соңгы вакытта район җитәкчелеге булышлыгы белән парк берничә яңа техника белән тулыланган. "КамАЗ" автомобиле базасындагы чүп ташыгыч аеруча нәтиәле эшли.

    Оешмада яңа төрле хезмәт тә күрсәтәләр. Шәхси йортларда, оешмаларда зур габаритлы һәм күп күләмдә чүп калдыклары җыелган очракта махсус тагыма контейнердан файдаланып була.

    - Чүп-чарны табигатебезгә зыян китереп, теләсә кая илтеп ташламасыннар, безгә заявка бирсеннәр иде, - ди Раиса Кузьминцова.

    Берочтан барлык калдыкларны кабул итүче полигон эшчәнлеге белән дә таныштык. Биредә эшнең барышы турында оста Зөфәр Курамшин сөйләде. Эшчеләр чүпкә ташланган агачны, тимерне, пластикны, картонны аералар. Кәгазь-картонны махсус пресста Валерий Деревенский төргәкләп тора.

    - Көненә кайвакыт 150-200 килограмм төргәкләргә туры килә, - ди. Макулатураны Ульяновск шәһәреннән килеп алалар.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: