Байрак

Буа районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Тукталыш павильоны урнаштырылачак: бу юл куркынычын киметерме?

Берничә сан элек кенә газетабыз битләрендә шәһәрдә яңа автобус маршрутлары ачылу турында язган идек. Материалда Буа машина төзү заводы янындагы соңгы тукталышта автобус йөртүчеләр, пассажирлар өчен уңайлы шартлар булмавы турында да сүз кузгатылды. Бүгенге язмада бу максатта ниләр эшләнәчәгенә ачыклык кертергә булдык. Башлап, уңайсызлыклар-ның нидән гыйбарәт булуына тукталыйк. Хәер, автобуска...

Берничә сан элек кенә газетабыз битләрендә шәһәрдә яңа автобус маршрутлары ачылу турында язган идек. Материалда Буа машина төзү заводы янындагы соңгы тукталышта автобус йөртүчеләр, пассажирлар өчен уңайлы шартлар булмавы турында да сүз кузгатылды. Бүгенге язмада бу максатта ниләр эшләнәчәгенә ачыклык кертергә булдык.

Башлап, уңайсызлыклар-ның нидән гыйбарәт булуына тукталыйк. Хәер, автобуска әлеге тукталышта утыручы-төшүче, шул тирәдә яшәүче буалылар, хәтта аннан узып йөрүче чит өлкәләр кешеләре өчен дә аның "көндәлек тормышы" сер түгел. Ул чын мәгънәсендә кайнап тора. Федераль трасса булгач, биредә пассажирлар ташучы транспорт кына түгел, ә зур-зур йөк автомобильләре дә туктала. Юл буендагы кибеткә кереп чыгу, кафеда тамак ялгап алу өчен. Сүз уңаеннан, эреле-ваклы сәүдә нокталары биредә берничә, шунда ук "шиномонтаж" да урнашкан. Аннан да автомобильләр өзелми. Алар һәм берничә йөк машинасы инде җәмәгать транспорты тукталышын, аның тирәсендәге зур булмаган мәйданны тутырып куя. Автобус урын табып туктаган очракта да, пассажирларга фуралар арасыннан узарга туры килә. Балаларга аеруча куркыныч. Тагын тигез асфальт өслек булмау да киртә булып тора. Бүгенгедәй көзге яңгырлы көннәрдә аларны, әйләнеп, йә сикереп узарга кирәк. "Пейзажны" анда-монда аунап яткан чүп-чар да боза. Шуннан ерак түгел ике чүп контейнеры куелган булса да, күрәсең, анда барып җитүчеләр сирәк. Яңа маршрут автобусы килүен көткән берничә минут арада менә шундый күренешне күзәттек, пассажирларның һәм автобус йөртүчеләрнең зарларын тыңладык. Шоферлар тагын кире шәһәргә китү өчен юл кагыйдәсен бозарга - туры линияне кисеп чыгарга мәҗбүр булуларын һәм ЮХИДИ хезмәткәрләренең моның өчен штраф салуларын әйтәләр. Район башкарма комитетының юл-транспорт, торак-коммуналь һәм юл хуҗалыгы бү-легенең баш белгече Ранис Бәдретдинов әйтүен-чә, биредә өзек сызык сызу, ягъни борылып алуны рөхсәт итү мөмкин тү-гел, чөнки ул - федераль трасса. Юл "Татавтодор" җәмгыяте карамагында. Ә менә җәмәгать транспортына аннан борылырга ярый. Автобус маршрутлары район башкарма комитеты җитәкчесе тарафыннан расланган һәм ЮХИДИ белән килештерелгән. Димәк, автобус йөртүчеләр бу уңайдан борчылырга тиеш түгел. Юл-патруль хезмәтчелеге инспекторы Илнур Хөсәенов үз маршрутында булганнарга штраф салынмавын әйтә. Автобус тукталышында уңайлыклар тудыруга килгәндә, баш белгеч монда да киләчәктә куркынычсызлыкны тәэмин итүдә уңай үзгәрешләр булачагын белдерде.

- Иң беренче чиратта тукталыш павильоны куячакбыз. Шулай ук мәйданны тигезләү - асфальт җәю планлаштырыла. Шәһәрдә әлегә павильон Ефремов урамында, "Айдар" кибетеннән ерак түгел урнаштырылачак, - ди Ранис Бәдретдинов.

Ә анда туктаучы авто-мобильләренең күплегенә килгәндә, аларның һәм пассажирларның сак булуын телисе генә кала.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев