Байрак
  • Рус Тат
  • Worldskills Флагы эстафетасы Буага килеп җитте (+фото)

    Буалылар флаг йөртүчеләрне район чигендә Буа икмәге белән каршы алдылар.

    Кичке 5 сәгатьтә мәдәни үсеш үзәгендә узачак төп тантанага кадәр кунаклар ветеринария техникумының ресурс үзәге белән таныштылар, биредә белем алучы укучылар белән очраштылар.  45нче дөнья чемпионатын оештыру комитеты вәкиле Екатерина Седова аларга “Worldskills”ка кагылышлы сораулар яудырды, иң беренче җавап бирүчеләргә сувенирлар тапшырды. Техникум директоры Илдар Гыйниятуллин һәм медицина училищесы директоры Рамил Гыймадиев укучыларының әлеге чемпионаттагы уңышлары турында сөйләделәр.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: