Байрак
  • Рус Тат
  • Яңа ел белән буалыларны муниципаль район башлыгы Азат Айзетуллов тәбрикли

    "2016 ел тарихка китә, әмма аның тәҗрибәсе, казанышлары һәм уңышлары безнең белән кала. Узып баручы ел вакыйгаларга бай булды, тормыш эшчәнлегенең барлык өлкәләрендә фидакарь хезмәт, уңышлар һәм ирешүләр белән үтте. Ул икътисадта, агропромышленность комплексында һәм социаль өлкәдә тотрыклылыкны тәэмин итүгә курсның дәвамы булды. Сезне чын күңелдән киләсе 2017 ел белән...

    "2016 ел тарихка китә, әмма аның тәҗрибәсе, казанышлары һәм уңышлары безнең белән кала. Узып баручы ел вакыйгаларга бай булды, тормыш эшчәнлегенең барлык өлкәләрендә фидакарь хезмәт, уңышлар һәм ирешүләр белән үтте. Ул икътисадта, агропромышленность комплексында һәм социаль өлкәдә тотрыклылыкны тәэмин итүгә курсның дәвамы булды.

    Сезне чын күңелдән киләсе 2017 ел белән котлыйм! Быел башланган барлык уңай үзгәрешләр киләсе елда үзенең чагылышын тапсын, районыбызның, республикабызның һәм илебезнең социаль-икътисади үсешенең яхшы темплары киләчәккә ышанычлы нигез салсыннар. Яңа ел барысына да яңа планнар, ышаныч алып килсен һәм безне яңа хезмәт уңышларына дәртләндерсен, матур үзгәрешләр, шәфкатьлелек, килешү һәм иминлек елы булсын.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: