Байрак

Буа районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Хезмәт кешесе

“Авангард” нигә авангардта

"Авангард" җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте "Ак Барс" Холдинг компаниясенә кергән хуҗалыклар арасында алдынгы һәм тотрыклы яшәүчеләрнең берсе. Җәмгыятьнең генераль директоры Чуашстан Республикасының атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре Николай КУРЧАТКИН белән оештырылган бүгенге әңгәмәбез шул хакта. - Николай Григорьевич, уңай күрсәткечләрнең серен нәрсәдә күрәсез? - Һәр белгечнең, тармак эшчеләренең үз вазифаларын зур җаваплылык...


"Авангард" җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте "Ак Барс" Холдинг компаниясенә кергән хуҗалыклар арасында алдынгы һәм тотрыклы яшәүчеләрнең берсе. Җәмгыятьнең генераль директоры Чуашстан Республикасының атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре Николай КУРЧАТКИН белән оештырылган бүгенге әңгәмәбез шул хакта.
- Николай Григорьевич, уңай күрсәткечләрнең серен нәрсәдә күрәсез?
- Һәр белгечнең, тармак эшчеләренең үз вазифаларын зур җаваплылык белән башкаруында, дип уйлыйм. Хуҗалыкта, Чуашстан филиалын да кертеп, 368 кеше хез-мәт куя. Быел сугым һәм казылык җитештерү бүлегенә тагын 115 эшче өстәләчәк. Хезмәт хакын үз вакытында түләп барырга тырышабыз. 2013 елда ул уртача 23 мең сум тәшкил итсә, узган ел 27 мең сумга җиткердек. Эш-челәрне "Форд" микроавтобусы ташый, ел әйләнәсе ашханә эшли. Кайбыч машина-трактор паркына капиталь ремонт үткәреп, анда газ кертеп, бер түбә астында ашханәсен, кунакханәсен төзеп файдалануга тапшырдык. Барлык зур егәрлекле техника, чәчү комплекс-лары шунда ремонтлана. Соңгы өч елда заманча 350 миллион сумлык яңа техника сатып алдык. Үсемлекләр-не төрле корткычларга һәм авыруларга каршы химик препаратлар белән эшкәртү өчен 11 миллион сумлык сиптергечләр алып, кырчылыкта эшләүче механизаторларның хезмәтен күпкә җиңеләйттек. Моннан тыш, Чуашстанда урнашкан филиалда ремонт-техника остаханәсе, ике ашлык киптерү комплексын төзеп чыктык. Узган елда "Авангард"ның табышы 1 миллиард 703 миллион сум тәшкил итте һәм безнең тарафтан 473 миллион сумлык саф табыш алынды.
- Дуңгыз ите җитештерү буенча күрсәткечләрегез ничек?
-Ярдәмче хуҗалыкларны исәпкә алмаганда, җәмгыять дуңгыз ите җитештерү буенча Татарстан базарының 14 процентын, Чуашстан базарының 50 процентын тота. Дөрес, продукциянең үзкыйммәте югары. Барлыгы 62 мең дуңгыз асрыйбыз. Шуның 25 меңе Кайбычта.
- Якын арада ачылачак сугым һәм казылык җитештерү цехы турында да берничә сүз әйтсәгез иде.
- Проектның бәясе 650 миллион сум тора. Бүген анда җиһазларны монтажлау, көйләү эше бара. Анда сәгатенә 10 баш мөгезле эре терлек, 60 баш дуңгыз эшкәртеләчәк. Шулай ук 25 тонна ярымфабрикат, сменага өчәр тонна казылык һәм берәр тонна пилмән сатуга чыгарылачак. Хәзер анда эшләү өчен белгечләр туплыйбыз, өйрәтәбез. Идел аръягы регионы районнарында урнашкан "Ак Барс" Холдинг компаниясенә кергән агрофирмалардагы малларны эшкәртүгә дә кабул итү мөмкинлеге бирәчәк. Киләчәктә дуңгыз итен 22 мең тоннага җиткерү бурычы куйдык.
-Николай Григорьевич язгы кыр эшләренә әзерлек ничек бара?
- Барлык төр тагылма авыл хуҗалыгы техникасын узган көздән ремонтлап калдырдык. Элиталы чәчү материалыбыз җитәрлек, сатуга да бар. Соңгы елларда гына чәчүлек орлыкны тиешенчә саклау өчен, заманча алты склад, орлык киптерү һәм чистарту комплексы файдалануга тапшырылды. Язгы чәчүне башкарып чыгу өчен 2500 тонна минераль ашламалар, 300 тоннадан артык ягулык һәм майлау материаллары сатып алынды. Кризистан куркып ятмыйбыз. Бөртекле-кузаклы культураларның чәчү мәйданнарын арттыра барабыз. Бүген үзебездә җитештерелгән бер тонна ашлыкның бәясе 5-6 мең сум торса, аны тиешле кондициягә җиткереп, 14-15 мең сумга сатабыз. Кырчылыкта бөртекле культураларны, шикәр чөгендерен игәргә тырышабыз. Моннан өч ел элек үзебездә, табышлы культуралардан саналган сояны игә башладык. Бу җитештерелгән катнаш азыкнының үзкыйммәтен киметүгә ярдәм итә. Күптән түгел язгы чәчүдә катнашучылар белән очрашып аларны алда торган бурычлар һәм хезмәткә түләү шартлары белән таныштырдык. Максатыбыз чәчүне сыйфат белән иртә срокта төгәлләү. Моның өчен безнең мөмкинлекләребез җитәрлек.
Гакыйл КАМАЛЕТДИНОВ.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: “Авангард” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте “Ак Барс” Холдинг компаниясенә кергән хуҗалыклар арасында...