Байрак

Буа районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Хезмәт кешесе

БМЗда эшләүче Илсинә ярты тонналы станокта ирләр эшен туры мәгънәсендә җырлап башкара

Илсинәнең хезмәт кенәгәсендә ике генә язу - Иске Суыксу авылында туып-үскән кыз 18 яшендә Буага килеп, алдан тәмәке фабрикасында 21 ел хезмәт куйган, аннан Буа машина төзү заводына урнашкан.

Заводта ул унсигезенче елын эшли. Үзе әйтүенчә, шушы вакыт эчендә каядыр башка оешмага китү турында уйламаган да.

— Фабрикадан киткәч тә, станоклы эш булсын, дип эзләдем. Төгәллекне яратам. Һәрбер детальне җентекләп ювелир кебек ясарга кирәк. Бер генә миллиметры туры килмәсә дә, иттарткычны җыеп булмый, — диде ул. Ә тәҗрибәсе зур — ул иттарткыч җыю цехында барлык станокларда эшләп чыккан.

Беренче эш көнен дә яхшы хәтерли — иң авырыннан — иттарткыч корпусын игәүләүдән башларга туры килгән. Гадәттә, анысын ирләр башкара икән. Хатынкыз булса да сынатмаган, көнгә 500гә якын корпусны игәүләп тапшырган. Смена ахырында куллар тотмый, сызлый иде, дип искә алды Илсинә Хәйдәр кызы.

Хәзерге эшен дә карап торсаң, нәзберек ханымнарныкы түгел. Иттарткычның башына тимер насадканы сугып кидереп, шуны борау астына куя. Чарлагач, яңадан кыйнап, бәреп чыгара. Көнгә бу операцияне мең тапкыр башкарырга туры килә. Чөнки план шул күләмгә исәпләнгән. Җитмәсә әле ул бригадир да. Аның кул астында алты коллегасы, алар билгеле бер сәбәпләр аркасында эшкә чыга алмасалар, аларның станогына да утырып эшләп ала. Кыскасы, универсал. Иң гаҗәпләндергәне: зарланмый, бу хакта үтә бер канәгатьлелек белән сөйли.

— Шушы гүелдәгән тавыш, машина мае исе туйдырмыймы? Авыр да бит әле, кул көче күп кирәк, — дип сорамыйча булдыра алмадым.

— Ирем дә КамАЗчы, икебез дә «майлы» эштә эшлибез. Аңардан калышып булмый бит инде. Авыр булса, җырлап җибәрәм. Әнием башкарган «Агыйдел», «Урманнарга керсәм» җырларын көйлим дә, җиңел булып китә. Ә "Күбәләк"не рус милләтле коллегаларыма да өйрәттем. Кыскасы, җырлап эшлибез, — дип рәхәтләнеп көлә ул.

Өйдә дә шушы кул иттарткычыннан арынмый икән. Сәбәбен дә аңлатты: электрныкы итне ботка кебек изеп ясаса, ә кулныкы бер-бер итеп чыгара, дигән фикердә ул. Шундый үз эшен елмаеп-көлеп, җырлап башкарган хезмәткәрне җитәкчелек тә мактый. Өлкән оста Ирек Хәсәнов, аны башкаларга үрнәк итеп куя. Илсинә Вәлиева яхшы эшләгән өчен медаль, Мактау грамоталарына һәм санаторийларга юллама белән бүләкләнгән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев