Байрак

Буа районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Хезмәт кешесе

Игелекле “зарядка”

Көнбатыш бистәдә яшәүче Миргалифан абый Хәсәнов һәр көнне кулга көрәк тотып автомобиль юлына чыга һәм кар көри. -Менә ахырзаман, сез килеп кергәндә "Байрак" газетасын укып ята идем. Эш беткәч, район хәбәрләре белән танышырга яратам. Әлегә буш вакытым күп, соңгы көннәрдә кар яумый ич, - дип каршылады ул безне. Ә аннан...


Көнбатыш бистәдә яшәүче Миргалифан абый Хәсәнов һәр көнне кулга көрәк тотып автомобиль юлына чыга һәм кар көри.
-Менә ахырзаман, сез килеп кергәндә "Байрак" газетасын укып ята идем. Эш беткәч, район хәбәрләре белән танышырга яратам. Әлегә буш вакытым күп, соңгы көннәрдә кар яумый ич, - дип каршылады ул безне. Ә аннан соң бабай егетләрчә җиңеллек белән киенде дә, ишегалдына чыкты. Биредә барысы да "ялт" иткән. Миргалифан абый карны кырып диярлек алып, бер урында бакчада оныкларына тау өеп куйган. Җепшек көннәрдә бераз эресә, запаста тагын җыела! Миргалифан абыйның эш коралы гаҗәп: аның "арсеналында" яссы өслекле, тирән, зур, кечке-нә көрәкләр. Уңган хуҗа аларның барысын да үз куллары белән ясаган.
Мин бабайга күптән телем-не "кытыклаган" сорауны бирәм:
- Кайбер кешеләр капка төпләрендәге карны да юньләп көрәмәгән чакта 70 яшьлек карт ни өчен транспорт юлын да чистартып йөри?
Миргалифан абыйның җавабы гади булды:
- Үзеңне генә түгел, башкаларны да кайгыртып яшәр-гә кирәк. Ярты сәгать эчен-дә юлны чистартып керү миңа берни түгел, иң мөһиме йөрәк кенә түзсен, - ди-де ул, берничә ел элек инфаркт булган күңелсез вакыйганы искә төшереп. Тынгы белмәс бабай йорт каршындагы хәрәкәт полосасын гына түгел, тыкрыкларны да барып чистарта икән.
- Кар күп яуганда иртәнге алтыдан торып юллар чис-тартам, аннары үзебезнең каршыдагы участокка кере-шәм. Автомобильләр иртә кузгалалар, кайберләре эшкә сәгать җидегә баралар бит, өлгерергә кирәк, - дип сөйләде карт. Сөбханалла, дөньяда шундый кешеләр дә бар икән, дим үз-үземә.
Без китәр алдыннан гына бабайның бит очлары ап-алсу булган оныклары кайтып төште. Чаңгыда шуганнар.
-Яшьләрне компьютер яныннан тартып алып булмый. Ә безнекеләр кечке-нәдән саф һавада, кайчакта миңа кар көрәргә дә булышалар, - диде бабай. Моңа гаҗәпләнәсе түгел, Миргалифан абый, сезгә ошаганнар алар, диясем килде. Сезнең кебек кайгыртучан, эш сөючән кеше-ләр булганда бураннар да куркыныч түгел.
Әлфинур ЙОСЫПОВА.
АВТОР ФОТОСЫ.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев