Байрак

Буа районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Хезмәт кешесе

Табиб трактор ясады

Рәшит Хәбибуллин һөнәре буенча теш табибы, ләкин аның кулларына техника бир, төп эшеннән бушаган арада ул тимер-томыр белән могҗиза тудыра. Арт көпчәк "ЗИЛ"ныкы, алгысы - "Волга"дан Узган ел ахырында туганы Илсур Фәхретдинов, синең куллар моннан берәр нәр-сә әмәлләрләр әле, дип, "УД-2" двигателе китереп бирде. Рәшит исә аны трактор ясарга кулланды....


Рәшит Хәбибуллин һөнәре буенча теш табибы, ләкин аның кулларына техника бир, төп эшеннән бушаган арада ул тимер-томыр белән могҗиза тудыра.
Арт көпчәк
"ЗИЛ"ныкы,
алгысы -
"Волга"дан
Узган ел ахырында туганы Илсур Фәхретдинов, синең куллар моннан берәр нәр-сә әмәлләрләр әле, дип, "УД-2" двигателе китереп бирде. Рәшит исә аны трактор ясарга кулланды. Әйе, трактор! Үз йорты бе-лән яши, җир күп, аны эш-кәртү өчен һаман кешедән техника сорап торыргамы инде? Бер ай дигән дә трактор ЗИЛ-157 һәм"Волга" автомобиле көпчәклә-рендә басып тора иде ин-де. Двигателе - "УД-2". Озынлыгы 2 метр, метр ярым киңлектәге тракторның арткы күперчеге "ГАЗ-51" автомобиленеке. Рә-шитнең тракторының "ДТ-75"тән өстенлеге дә бар - җир башында чокырлар калдырмый. Сөрү тизлеге сәгатькә 5-6 километр. Сабанны күтәртә-төшертә торган җайланмасы, руле, утыргычы, калайдан бөк-ләп ясалган крылолары бар. Яктырткыч өчен иске тракторның фаралары ярады. Өсте брезент япмалы.
- Агрофирмаларда, оешмаларда күп техника тузды. Эшкә яраксыз, дип ташлыйлар. "Вторчермет"-ка тапшырылган агрегатлар арасында кайчакта 200 сумлык берничә подшипник алып куйсаң әле шактый вакытка хезмәт итәрлек җиһазлар бар, - ди Рәшит.
Бабай истәлеге
Рәшитнең техникага мө-киббәнлеге әтисе Кәшшаф абыйдан киләдер.
-Җиде яшемдә әти мине итәгенә утыртып руль борырга өйрәтте, - ди Рә-шит. Азрак үскәч, егет булгач, ул двигательләре тузган ике "ГАЗ-53" машинасын арзан гына бәядән сатып ала. Күгәргән, эшкә яраксыз калайларын, детальләрен ташлап, ике искедән бер машина җыя. 20 ел буе хезмәт итә ул аңа. Печән, салам, кирпеч, утын, дачадан бәрәңге, яшелчә төяп кайтырга үтереп биргән. "Таттехконтроль" ачык акционерлык җәмгыятенең Буа филиалының өлкән техник эксперты Азат Җамалетдинов һәм аның бергә эшләүче-ләре бу транспортны күреп телләрен шартлаталар, хуҗасын мактап туя алмыйлар.
Бервакыт Апас районының Бакырчы авылында яшә-гән бабасы Зәки оныгына истәлеге итеп сакларга "ИЖ-49" мотоциклы бирә. Әле дә йөрерлек хәлдә. Рәшит аңа утырып Казанда медицина институтында уку дәверендә 5 ел йөрде. "ИЖ-49" хәзер коллекциягә җыя торган техника инде. Сат әле, зинһар өчен, дип килүчеләр дә булды. Бабай истәлегенме? Гомер-дә дә! Матай әле дә йө-рергә яраклы - утыр да чыгып чап.
Рәшит йортта булган башка техниканың да мөмкинлекләрен киңәйтергә тырыша. Квадроциклга кар эттергеч беркетте. Квадроцикл белән җир сөрергә дә ярый иде, әмма бу кыйм-мәтле техниканың вакытыннан алда "аягын сузуын" теләмәгән табиб үзенчәлекле трактор тудырды да.
- Районда механизаторлар арасында техника модельләштерүчеләр, ясаучылар бар, әмма табиб кулыннан шундый эш килү, бу аерым хөрмәткә лаек, - ди авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенең механикалаштыру буенча консультанты Рәис Юнысов.
Әминә МИҢНУЛЛИНА.
Әлфинур Йосыпова
фотосы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Рәшит Хәбибуллин һөнәре буенча теш табибы, ләкин аның кулларына техника бир, төп эшеннән бушаган ара...