1 сентябрьдән махсус операциядә катнашучылар өчен эш урыннарына квоталар бирелә
Кичә, бүген, иртәгә

1 сентябрьдән махсус операциядә катнашучылар өчен эш урыннарына квоталар бирелә

Махсус хәрби операциядә катнашучылар өчен эш урыннарын квоталау турындагы Закон Татарстанда 1 сентябрьдән үз көченә керә.

Бу хакта бүген ТР Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова Казанда «Татэнерго» АҖдә «Иң мөһиме – кешеләр» кадрлар клубы очрашуында хәбәр итте.

«Әгәр оешмада 200дән артык кеше эшли икән, аның 1 процентын махсус операциядә катнашучылар өчен бүлеп бирергә кирәк. Һәм бу сан гына түгел. 1 гыйнвардан бу квота үтәлмәгән очракта җитди контроль һәм санкцияләр кертелә», - диде ул.

Очрашуда Татарстан энергетика тармагы предприятиеләренең кадрлар хезмәте вәкилләре җыелды.

Очрашуның төп темалары булып кадрлар әзерләү һәм «Мәгариф – индустрия» бәйләнеше, энергетика компаниясендә HR-эш тәҗрибәсе, яшь белгечләрнең хезмәткә яраклашуы һәм заманча куркынычлар шартларында кеше факторы белән идарә итү, энергетика тармагы өчен кадрлар буенча дәүләт сәясәте һәм энергетикада хезмәт базары тора.

Очрашуда Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры урынбасары Марат Миңнебаев, КДЭУ ректоры Эдвард Абдуллаҗанов, «Татэнерго» АҖ, «Сетевая компания» АҖ һәм башка предприятие һәм оешмалар вәкилләре катнашты.

Тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/1-sentyabrdan-maxsus-operaciyada-katnasucylar-ocen-es-urynnaryna-kvotalar-birela-5928057

Быел башыннан Буа районы юлларында 6 кеше һәлак булды

Буада юл йөрү кагыйдәләрен саклау буенча киңәшмә узды.

Аны район башкарма комитеты җитәкчесе Ленар Шакирҗано алып барды. Төп доклад белән район ГАИ бүлекчәсе начальнигы Алмас Кәримов чыгыш ясады. Ул райондагы юлларда булган хәлләр турында сөйләде. Быел 9 ай эчендә район юлларында 6 кеше һәлак булган.


Нет комментариев