Байрак
  • Рус Тат
  • 1945 елның Җиңү парадын күргән буалы (ВИДЕО)

    1945 елның 24 июнь иртәсен яхшы хәтерли Иске Суыксу Выселкасында яшәүче Сәгыйть Курамшин. Ул көнне яшь санитар-инструктор Рошаль шәһәре госпиталеннән Мәскәүгә яралы солдатлар алып килеп башкала табиблары карамагына тапшырды да, тизрәк Кызыл Мәйдангаашыкты. Җиңүнең парадын күрергә! Сәгыйть абый әйтүенчә, Җиңү бәйрәмендә яңгырлы иде. Елмаю "пичәтләнгән" битләрдән әллә тамчылар, әллә яшь...

    1945 елның 24 июнь иртәсен яхшы хәтерли Иске Суыксу Выселкасында яшәүче Сәгыйть Курамшин. Ул көнне яшь санитар-инструктор Рошаль шәһәре госпиталеннән Мәскәүгә яралы солдатлар алып килеп башкала табиблары карамагына тапшырды да, тизрәк Кызыл Мәйдангаашыкты. Җиңүнең парадын күрергә!
    Сәгыйть абый әйтүенчә, Җиңү бәйрәмендә яңгырлы иде. Елмаю "пичәтләнгән" битләрдән әллә тамчылар, әллә яшь акты, беркем аңламый. Сәгыйть абый гомерендәге әлеге иң зур тантананы минутына кадәр хәтерли (материалны язганда беррәттән youtube.com интернет чыганагыннан алынган документаль фильм да кулланылды). 9 сәгать 55 минутта төп трибунага Иосиф Сталин һәм ЦК КПСС Политбюросы әгъзалары - Михаил Калинин, Вячеслав Молотов, Семен Буденный, Климент Ворошилов күтәрелгәч, илнең тәүге бәйрәме башланып китә. Парад белән җитәкләүче маршал Константин Рокоссовский парадны кабул итүче маршал Георгий Жуков ак һәм кара атларга атланып мәйдан уртасына чыгалар һәм бәйрәмне рәсми рәвештә ачык дип белдерәләр. Соңгысы трибунага менеп, халык күптән көткән кадерле сүзләрне әйтә:
    -Бөек Ватан сугышы тәмамланды. Фашистлар Германиясе гаскәре җиңелде, - ди ул. Сәгыйть абый әйтүенчә, солдатлар бу сүзләрдән соң "Ур-ра" кычкырды, ә парадны карарга килүчеләр шатлыктан елады. Аннан геройлар колоннасы - илгә Җиңү алып кайткан очучылар, танкчылар, кавалеристлар, пехотачылар һәм башкалар башларын горур күтәреп рәткә тезелеп мәйдан уртасыннан үтә башлады. Һәрбер фронт аерым колонналарга бүленеп атлый, ахырдан легендар Катюша полкы - фашистларны "дер" калтыраткан совет сугыш техникасы мәйданны били. Алар артыннан Советлар Союзы геройларыннан торган аерым батальон колоннасы килә, алар кулларындагы аска төшерелгән җиңелүче немец армиясенең флагларын Мавзолей каршысына ташлый баралар.
    -Без нәкъ шул флаг ташлаган урын каршысында идек. Совет армиясенең көчлелеге, үзебезнең Җиңүгә керткән өлешебез белән чиксез горурландык, - дип сөйләгәндә йөзендә шатлык чаткылары сизелә кичәге совет солдаты Сәгыйть Курамшинның.
    -Заманалар алышына, бик күп нәрсә үзгәрде сеңлем, тик бу мизгелләрне беркайчанда да онытып булмый, бу илнең иң зур тансык бәйрәме иде бит, - дип өсти ул.
    17 яшеннән сугышка китеп, Курск дугасында яраланган, II Прибалтика флотында хезмәт иткәндә авыр җәрәхәтләр белән кабат госпитальгә эләгеп инвалидлыкка чыккач, сугыш беткәнче башка яралыларга медицина ярдәме күрсәткән ветеранның иң кадерле истәлеге бу.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: