Байрак
  • Рус Тат
  • “20 минут эчендә бернәрсәсез калдык” – янгында каза күргән яшь гаилә буалылардан ярдәм сорый (+фото)

    22 декабрь көнне шәһәрнең Комаров урамында яшәүче Петровларның өе янды.

    Бу вакытта гаилә башлыгы Олег эштә, ә хатыны Регина ике баласы белән өйлә була. Ут электр санагычыннан чыга. Хуҗабикә аны кул астындагы әйберләр белән сүндерергә тырыша. Тик ут секундлар эчендә бөтен өйгә тарала. Регина 7 һәм 10 яшьлек  балаларын урамга чыгара,  янгын хезмәтчелегенә, туганнарга, дусларга, хезмәттәшләргә шалтырата башлый, күршеләргә йөгерә. Менә шулай кыш көне урамда бернәрсәсез калды яшь гаилә. Райондашлар, аларга ярдәм итик! 50, 100 сум, кем күпме бирә ала, тамчыдан күл җыела, диләр бит.

    Акча күчерү өчен исәп-хисап: 40817810400198322849.

    Карта номеры: 2200 5301 3043 9185 (Ак Барс Банк).

    Белешмәләр өчен телефон: 89376229789 (Регина Петрова)

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: