Байрак

Буа районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Кичә, бүген, иртәгә

Буа эчке эшләр бүлеге хезмәткәрләре Казанда су төрләре буенча дөнья чемпионаты узган көннәрдә тәртип саклау өчен башкалага киттеләр

-Кичә иртә белән бүлекнең 20 хезмәткәре шушы көннәрдә башкалада башланып китәчәк спорт чараларында тәртип саклауда катнашуга озатылдылар. Араларында төрле вазыйфа башкаручылар бар. Барысы да таләп ителгән кием-салым белән тәэмин ителде. Алар чемпионат тәмамланганчы хезмәттә булачаклар,- дип белдерде Буа эчке эшләр бүлеге начальнигы Айрат Ханбиков. Казан шәһәре мэриясе рәсми порталында хәбәр...

 
 
-Кичә иртә белән бүлекнең 20 хезмәткәре шушы көннәрдә башкалада башланып китәчәк спорт чараларында тәртип саклауда катнашуга озатылдылар. Араларында төрле вазыйфа башкаручылар бар. Барысы да таләп ителгән кием-салым белән тәэмин ителде. Алар чемпионат тәмамланганчы хезмәттә булачаклар,- дип белдерде Буа эчке эшләр бүлеге начальнигы Айрат Ханбиков.
 
Казан шәһәре мэриясе рәсми порталында хәбәр ителгәнчә, бу көннәрдә башкалада 7000 полицейский һәм 500 шәхси кизү тору хезмәткәре куркынычсызлыкны тәэмин итәчәк. Гомумән куркынычсызлыкны тәэмин итү Универсиада вакытындагы система буенча эшләнәчәк. Тик беркүпме аерма булачак. Мәсәлән, спорт объектлары территориясендә куркынычсызлыкны полицейскийлар түгел, шәхси кизү тору предприятиесе хезмәткәрләре белән спорт чараларын оештыручылар тәэмин итәчәк. Полицейскийлар спорт чаралары узачак объектларга якын территорияләрне саклаячаклар. Моннан тыш МВД хезмәткәрләре барлык тамашачылар узачак периметр буенча объектларда куркынычсызлык шатрылары оештырачаклар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Кичә иртә белән бүлекнең 20 хезмәткәре шушы көннәрдә башкалада башланып китәчәк спорт чараларында тә...