Байрак

Буа районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Кичә, бүген, иртәгә

22 гыйнварның төп вакыйгалары – фото һәм сылтамалар

Рөстәм Миңнеханов янә "Бердәм Россия" Югары советы составына керде, Татарстанда яшь галимнәр өчен грант һәм премияләргә бәйге игълан ителде һ.б. Ульяновскида "Татар кызы" бәйгесен өченче ел рәттән татар эшкуарлары клубы оештыра. Февраль аенда "Татар кызы-2017" бәйгесенең сайлап алу турлары, ә финал апрель аенда узачак. Казанның Мәрҗани мәчете мохтаҗлар өчен тотылган...

Рөстәм Миңнеханов янә "Бердәм Россия" Югары советы составына керде, Татарстанда яшь галимнәр өчен грант һәм премияләргә бәйге игълан ителде һ.б.

Ульяновскида "Татар кызы" бәйгесен өченче ел рәттән татар эшкуарлары клубы оештыра. Февраль аенда "Татар кызы-2017" бәйгесенең сайлап алу турлары, ә финал апрель аенда узачак.

Ульяновскида

Казанның Мәрҗани мәчете мохтаҗлар өчен тотылган киемнәр һәм өй җиһазлары кабул итә. Кешеләр өйләрендә инде кирәк дип табылмаган кием-салымны, өй җиһазларын мәчеткә китерә ала, а анда әлеге әйберләрне мохтаҗларга таратачаклар.

Казанның Мәрҗани мәчете мохтаҗлар өчен тотылган киемнәр һәм өй җиһазлары кабул итә

Рөстәм Миңнеханов янә "Бердәм Россия" партиясенең Югары советы составына керде. Фәрит Мөхәммәтшин, Илсур Метшин, Айрат Хәйруллин, Илдар Гыйльметдинов һәм Александр Сидякин Генераль совет әгъзалары буларак сайланды.

Рөстәм Миңнеханов янә “Бердәм Россия” партиясенең Югары советы составына керде

Россия Төзелеш министрлыгы ана капиталын куллануның яңа ысулын тәкъдим итә. Министрлык әлеге акчаларны декрет ялында булган гаиләгә ипотека кредитының айлык түләвенә тотарга мөмкинлек бирергә тәкъдим итә.

Россия Төзелеш министрлыгы ана капиталын куллануның яңа ысулын тәкъдим итә

Татарстанда яшь галимнәргә дәүләт грантлары һәм премияләре тапшыруга бәйге игълан ителде. Татарстан Фәннәр академиясе Президиумының премияләр һәм грантлар тапшыру комитеты 35 яшькәчә галимнәрдән гаризаларны 20 февральгә кадәр кабул итәчәк.

Татарстанда яшь галимнәргә дәүләт грантлары һәм премияләре тапшыруга бәйге игълан ителде

Сызрань татарлары шахматчы Рәшит Нәҗметдинов исемендәге музей почмагы ачарга ниятли. Музей почмагын ел саен Рәшит Нәҗметдинов исемендәге шахмат турниры үткәрелгән Балалар һәм яшьләр иҗаты сараенда оештырырга телиләр.

Сызрань татарлары шахматчы Рәшит Нәҗметдинов исемендәге музей почмагы ачарга ниятли

Әзһәр Шакиров: "Рус театрын - император, татар театрын халык төзегән". 1961 елда Мәскәүдә Щепкин училищесын тәмамлап кайткан артист, беренче тапкыр татар спектаклен Мәскәүдә караганлыгын искә алып сөйли.

Әзһәр Шакиров:

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев