Байрак
  • Рус Тат
  • 22 июльдә реанимация китерелгән хатын-кызны кемнәр кыйнавы билгеле булды

    1947 елгы ырыңгылының төрле авыр җәрәхәтләр белән дәваханәгә китрелүен хәбәр иткән идек. Район эчке эшләр бүлеге хезмәткәрләре хәлгә ачыклык кертеп, әлеге җинаятьне кылуда шикләнелүчеләрне тоткарладылар. Алар 1963 елгы хатын-кыз һәм 1967 елгы ир-ат. 21 июль кичендә, 9 сәгатьләрдә алар һөҗүм итеп ачыктан-ачык урлау максатында Ырыңгыда ялгыз яшәүче каза күрүченең өенә...


    1947 елгы ырыңгылының төрле авыр җәрәхәтләр белән дәваханәгә китрелүен хәбәр иткән идек. Район эчке эшләр бүлеге хезмәткәрләре хәлгә ачыклык кертеп, әлеге җинаятьне кылуда шикләнелүчеләрне тоткарладылар. Алар 1963 елгы хатын-кыз һәм 1967 елгы ир-ат. 21 июль кичендә, 9 сәгатьләрдә алар һөҗүм итеп ачыктан-ачык урлау максатында Ырыңгыда ялгыз яшәүче каза күрүченең өенә үтеп керәләр. Аңа пычак белән янап, каты кыйнап, акча бирүен таләп итәләр. Аннары җәберләнгән әбине идән астына ябып, аның капкачын диван белән бастырып куялар һәм 30 мең сум акчасын алып чыгып китәләр. Яралы хатын-кыз көч-хәл белән идән асты капкачын ачып, аннан чыга һәм күршеләргә кереп егыла.
    Җинаять кылуда шикләнелүче хатын-кыз Буада, ә ир-ат Татарстанның Баулы районында сак астына алындылар.

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: