27 яшьлек ир-ат автомобилендә наркотик табылды
17 июльдә ЮХИДИ бүлекчәсенең 1нче батальонының 4нче взвод хезмәткәрләре Казан - Ульяновск автотрассасының 127нче километрында узгынчы "ВАЗ-21140" автомобилен туктаталар. Руль артында районның Шәмәк авылында яшәүче була. Инспекторлар автомобильнең салонында кечкенә кәгазь төргәк табып алалар, анда яшел төстәге матдә була. Соңрак экспертлар аның синтетик наркотик булуын ачыклыйлар. Хәзерге вакытта 0,42 грамм...
17 июльдә ЮХИДИ бүлекчәсенең 1нче батальонының 4нче взвод хезмәткәрләре Казан - Ульяновск автотрассасының 127нче километрында узгынчы "ВАЗ-21140" автомобилен туктаталар. Руль артында районның Шәмәк авылында яшәүче була. Инспекторлар автомобильнең салонында кечкенә кәгазь төргәк табып алалар, анда яшел төстәге матдә була. Соңрак экспертлар аның синтетик наркотик булуын ачыклыйлар. Хәзерге вакытта 0,42 грамм наркотик белән "эләккән" автомобильчегә карата җинаять эше кузгатылды
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев