Байрак

Буа районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Кичә, бүген, иртәгә

68 яшьлек әби 10 кешене үтергән

20 ел дәвамында "убырлы карчык" кешеләрне үтереп, тураклап күмеп барган. Тамара исемле әбинең якынча корбаннары арасында - ире, 79 яшьлек пенсионер ханым Валя. Күптән түгел иренең туракланган гәүдәсен аның йорты янындагы түтәлдән казып алганнар. Үтерүче кешеләрнең гомерен өзү турында теләр теләмәс кенә сөйли икән. Петербургта булган бу вакыйга бар халыкны...

 

20 ел дәвамында "убырлы карчык" кешеләрне үтереп, тураклап күмеп барган. Тамара исемле әбинең якынча корбаннары арасында - ире, 79 яшьлек пенсионер ханым Валя. Күптән түгел иренең туракланган гәүдәсен аның йорты янындагы түтәлдән казып алганнар. Үтерүче кешеләрнең гомерен өзү турында теләр теләмәс кенә сөйли икән. Петербургта булган бу вакыйга бар халыкны тетрәндергән.

Күршеләре аның авыру булып кылануын әйтә, әбинең бик хәйләкәр һәм зирәк булуы турында сөйлиләр. 79 яшьлек Валяның фатирына вакытлыча күченеп тору өчен ул өендә ремонт баруын уйлап чыгарган. Әбине 26 июль көнне тоткарлыйлар. Тамара өйдәшен юылмаган савыт-саба өчен үтерүен яшермәгән.

Җинаятькә әби алдан ук әзерләнгән: видеокамераларның чыбыкларын өзгән, Валяның гәүдә өлешләрен төрле чүп контейнерларына ташлаган. Әмма ул торак-милек ширкәте хезмәткәрләренең камераларны тиз арада төзәтәчәген исәпкә алмаган. Күршеләр дә соңгы арада аны күзәтеп йөри башлаган булган һәм полициягә хәбәр иткән. Аның шәхси әйберләре арасында табылган көндәлектәге (ул һәр үлем очрагын рус, инглиз, немец телендә язып барган) язмалар, һәр адымы полиция вәкилләрен аптырашта калдырган, алар "чәчләр үрә торды" дип белдергән. Хәзер язмалар буенча башка үлем очраклары да тикшерелә.

Мәгълүмат matbugat.ru сайтыннан алынды.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 20 ел дәвамында “убырлы карчык” кешеләрне үтереп, тураклап күмеп барган.