Байрак
  • Рус Тат
  • Акча алыргамы, ташламада калыргамы?

    Федераль ташламалылар 1 октябрьгә кадәр сайлау ясарга тиешләр: киләсе елда социаль хезмәтләр җыелмасыннан файдаланыргамы, әллә акчада калыргамы? Моның өчен санаулы көннәр калып бара. Әгәр Сез гаризагыз нигезендә ташламалардан баш тарткан булсагыз, киләсе елдан яңадан "социаль пакет" алырга ният кылсагыз, октябрьнең 1нче числосына кадәр Пенсия фондының Буа шәһәрендәге районара идарәсенә мөрәҗәгать...

     

    Федераль ташламалылар 1 октябрьгә кадәр сайлау ясарга тиешләр: киләсе елда социаль хезмәтләр җыелмасыннан файдаланыргамы, әллә акчада калыргамы? Моның өчен санаулы көннәр калып бара.

    Әгәр Сез гаризагыз нигезендә ташламалардан баш тарткан булсагыз, киләсе елдан яңадан "социаль пакет" алырга ният кылсагыз, октябрьнең 1нче числосына кадәр Пенсия фондының Буа шәһәрендәге районара идарәсенә мөрәҗәгать итәргә кирәк.

    Идарәнең социаль түләүләр төркеме җитәкчесе Зөлфия Биктаһирова әйтүенчә, социаль хезмәтләрнең тулы пакеты медицина стандартларына нигезләнеп табиб билгеләгән дару препаратларын түләүсез алуны, медицина күрсәтмәләре нигезендә санатор-курорт дәвалануны, шәһәр яны тимер юл транспортында түләүсез йөрүне һәм шәһәара транспортта санатор-курорт дәвалануга бушлай бару-кайтуны үз эченә ала. Җыелманың айлык акчалата бәясе әлегә 930 сум 10 тиен тәшкил итә. Димәк, ташламалардан баш тартучы шулкадәр суммада айлык акча алачак.

    Гариза язып, социаль хезмәт җыелмасын бүлеп алу мөмкинлеге дә бар. Мәсәлән, "пакетта" бушлай дару өлеше 716 сум 40 тиен, санатор-курорт юлламалар өлеше 110 сум 83 тиен һәм юл-транспорт хезмәт күрсәтүләре өлеше 102сум 89 тиен тәшкил итә.

    Пенсия фондының Буа шәһәрендәге районара идарәсеннән алынган мәгълүматларга караганда, агымдагы елның 10 сентябренә районда ташламаларга ия граҗданнарның 70,3 проценты социаль хезмәт җыелмасын кирәксенмәгән. Исегезгә төшерәбез: әгәр дә ташламага ия граҗданнар 1 октябрьгә кадәр ташламаларны акчалата алуда калсалар, киләсе ел ахырына кадәр әлеге карарны үзгәртеп булмаячак.

    Наилә Хәсипҗанова.

     

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: