Байрак

Буа районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Кичә, бүген, иртәгә

Александр Гордон шагыйрә Лилия Тимергалиевага фатир бирүне сорап Татарстан президентына мөрәҗәгать итте

Лилия Тимергалиева (Сәләхетдинова) Беренче каналда "Мужское/Женское" тапшыруында катнашты.

Татарстанда танылган шагыйрә, җәмәгать эшлеклесе Лилия Тимергалиева (Сәләхетдинова) Беренче каналда чыга торган "Мужское/Женское" тапшыруында катнашып, үзенең кияүгә чыгу тарихын сөйләде. Тапшыру 15 гыйнварда күрсәтелде. Шагыйрә һәм аның тормыш иптәшенең торырга үз фатирлары булмаганын ишеткәч, тапшыруның алып баручысы Александр Гордон эфирда Татарстан президенты Рөстәм Миңнехановка яшьләргә фатир белән ярдәм итүен сорап мөрәҗәгать итте.

Лилия ире Ришат белән бала тәрбияләргә хыяллануы хакында да сөйләде. Уллыкка бала алу турында уйлары булганын, әмма чит кеше йортына бала алып кайту мөмкин түгеллеген әйтте. Яшь гаиләнең бернинди социаль програмнар белән дә фатирга чиратта тормавы билгеле булды.

Александр Гордон, Рөстәм Миңнехановка мөрәҗәгать итеп: "Бу гаиләнең хәле аерым бер очрак, шулай булгач, алар өчен аерым карар кабул итәргә ярыйдыр. Без сезнең ярдәм итәрегезгә ышанабыз" диде.
Лилия Тимергалиева туйдан кергән акчаларына өченче җыентыгын чыгарганын сөйләде. Шулай ук ул тапшыруда татар телендә шигырен укыган. Бер ел элек иренә кияүгә чыкканда аңа ике шарт куйганын– намазда булуы һәм татар телен белүен таләп иткәнен әйтте.

Лилия Тимергалиева тумыштан килгән сөякләре уыла торган авыруы бар (камил булмаган остеогенез). Беренче төркем инвалид. Ул шигырьләр яза, иҗтимагый эшләр белән шөгыльләнә.

ВИДЕО

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев