Байрак

Буа районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Кичә, бүген, иртәгә

Алексеевск районында балаларын салкында онытып калдырган гаилә турында ниләр билгеле?

«Бала курткада төренеп, карда ята иде», — дип сөйләделәр «Татар-информ» хәбәрчесенә Алексеевск районының Кыркүл авылында. Әнисе улын салкында калдырганнан соң, үтерергә тырышу буенча җинаять эше ачылды. Танышларының әлеге гаилә турында фикерләрен безнең репортажда укыгыз.

 

22 яшьлек хатын-кыз бер яшьлек улын салкында онытып калдырган. Бу триллерның кереш өлеше түгел, ә Татарстанның Алексеевский районы Кыркүл авылында чынлыкта булган хәл.


Бер яшьлек баланың өшеп, авыр хәлдә булуы турындагы хәбәр кичә көндез пәйда булды. Бу хакта «Татар-информ»да узган матбугат конференциясендә Республика клиник балалар хастаханәсенең 2нче хирургия бүлегенең балалар хирургы Владимир Линьков әйтте.


Ул вакытта әле нинди дә булса нечкәлекләр билгеле түгел иде, бары тик баланың авыр хәлдә булуы гына мәгълүм булды. Хәтта Алексеевск районы хастаханәсе табиблары хезмәттәшләре белән киңәшеп, аны реанимобильдә Казанга Балалар клиник хастахнәсенә алып китәргә карар кыла.

«Хәзер өшегән, бик авыр хәлдәге баланы ДРКБга алып киләләр», — диде табиб.


Зыян күргән малайның өч яшьлек апасы да кул чукларын өшеткән, ул Алексеевск район хастаханәсендә. Табиблар аның хәлен уртача авырлыкта дип бәяли.  

«Икенче баланың хәле тотрыклы», — диделәр ДРКБда.

Бу хәлне ачыкларга шундук хокук саклау органнары хезмәткәрләре алынды.

Алексеевск районы прокуратурасы мәгълүматларына караганда, гаилә профилактика хисабында тормаган. Күзәтчелек ведомствосы балигъ булмаганнарның күзәтүчесезлеген һәм хокук бозуларын профилактикалау системасы органнарында тикшерүне башлады.


Ачыкланганча, Валентина улы, кызы, әнисе һәм аның «гражданский» ире белән яшәгән. Алдагы көнне ул әнисенең иптәше белән талаша һәм балаларын алып, ана капиталы акчасына алган йортына китә.

Валентинаның өе әнисенекеннән ерак түгел. Яшь ханым ачкычларны алмаган булып чыга, шул вакытта ул тәрәзәне вата һәм кызы белән өйгә керә. Улын салкын сарайда карда онытып калдыра.

Төнге икеләрдә Валентинаның әнисе — 49 яшьлек Марина эштән кайта һәм кызы белән оныкларын өйдә тапмый, ә ире йоклаган була. Ханым Валентинаның һәм балаларның кайда булуын шундук аңлый.


Кызының өенә барып җиткәч, әби шушы вакытка кадәр оныгының кар өстендә ятканын аңлый. Әле җитмәсә бу кышның иң салкын төне дә булды. Балага памперс кидертелгән, ялангач килеш зурлар курткасына төрелгән була.

Марина шундук авыл башлыгына шалтырата, ә ул ашыгыч ярдәм һәм полиция чакырта.

Гаилә имин булмаганнар исемлегенә кермәгән. Әмма, агентлыкка билгеле булганча, Валентина улы белән йөкле вакытта соңгы срокларда хастаханәдә ятканда, аның әнисе оныгын караудан баш тарта һәм аны приютка урнаштыруларын сорый. Аңа кадәр Валентинаның кызын тәрбияләмәвен һәм аны еш кына әбисенә калдыруы турында хәбәрләр килеп торган була.

Балигъ булмаганнар эше буенча район комиссиясе гаиләне контрольгә алуны таләп итә. Җаваплы кешеләр гаиләгә даими барып йөрергә тиеш була, ә Валентина хастаханәдә булган вакытта балаларның әбисенә «больничный» алырга тәкъдим иткәннәр.  

Авыл башлыгы Елена Косова сүзләренчә, Марина шалтыратканнан соң, ул 5 минуттан аларга барып җиткән.

«Бу гап-гади гаилә, әбисе балаларны үстерергә булыша, өйләре һәрвакыт җылы, якты, ашарларына бар», — дип сөйләде авыл башлыгы.


Гаиләне белгән кешеләр әйтүенчә, Валентинаның спиртлы эчемлекләр эчүе сизелмәгән.

«Без төнлә әнисе һәм балалары килгән урамда яшибез. Сәгать икеләр тирәсе иде. Эт өрде, әмма без хатыным белән чыкмадык. Башка берни дә ишетмәдек. Безнең авылда мондый хәл беренче тапкыр. Балалар бик кызганыч. Барыбыз да елыйбыз. Иртәнгә бу хәл турында бөтен авыл белә иде инде. Аларны исерек килеш беркайчан да күрмәдек. Ни өчен шулай булды икән?» — дип сөйләде күршеләре Юныс Нуруллин.

Тикшерү комитеты кечкенә баланы үтерергә теләгән өчен әни кешегә карата җинаять эше ачты. Валентина кулга алынган. Якын арада суд аңа җәза бирәчәк.  Подробнее: https://intertat.tatar/news/society/15-01-2021/alekseevsk-rayonynda-balalaryn-salkynda-onytyp-kaldyrgan-gail-turynda-nil-r-bilgele-5798958

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X