Байрак
  • Рус Тат
  • Алшихта төнлә янгын чыкты (+фото)

    Ут төнге сәгать 2 тулганда 3х10 метр үлчәмле электрлаштырылган, хуҗалык кирәк-яраклары сакланучы такта сарайга элә.

     

    Тиз арада җыелып өлгергән халык ялкын телләренә таралырга ирек бирми, Янгын сүндерүчеләр килеп җиткәнче утны йөгәнлиләр. Янгын нәтиҗәсендә сарайның 8 квадрат метр мәйданда дивары һәм түбәсе яна. Буа һәм Чүпрәле районнары буенча янгын күзәтчелеге бүлеге дознавателе Александр Мутов сүләренә караганда, янгын электр җиһазын техник эксплуатацияләү кагыйдәсен бозу аркасында чыккан, дип фаразлана.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: