Байрак

Буа районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Кичә, бүген, иртәгә

Алты һәм җиде яшьлек ике бала өй янындагы елгада батып үлгән

Кемерово өлкәсендәге Прокопьевск шәһәрендә елгада ике бала мәете табылган.

Аларга алты һәм җиде яшь булган. Бу турыда РИА Новости агентлыгы хәбәр итте. 

Төбәк буенча Тикшерү комитеты идарәсе «ялгышлык белән ике кешене үтерү» маддәсе буенча җинаять эше ачкан. Ведомствода хәбәр иткәнчә, алты һәм җиде яшьлек ике бала 17 мартта кичке якта югалган. Аларны өйләре янында елгадан табып алганнар.

Беренчел мәгълүматлар буенча, балалар шәхси йорт янында икесе генә уйнап йөри. Алар янында карап торучы олы кеше булмый. Кичке алты тирәсендә әни кеше балаларын эзли башлый. Сабыйларын таба алмаган ана полициягә мөрәҗәгать итә.

«Тикшерүчеләр фаҗиганең төрле версияләрен карый. Балалар таудан шуып төшеп китеп, туктала алмыйча, суга кереп китү ихтималы да бар. Бәлки балалар елга ярына бик якын килгәннәрдер һәм боз ватылып киткәндер. Җинаять эшен тикшергәндә, судмедэкспертиза билгеләнәчәк. Шул вакытта балаларның ни сәбәпле үлүе ачыкланачак», диелгән ведомство хәбәрендә.

Хәзерге вакытта урында тикшерүчеләр эшли.

Бу хакта тулырак: https://intertat.tatar/hewef_heter/alty-m-ide-yashlek-ike-bala-y-yanyndagy-elgada-batyp-lg-n/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев