Байрак

Буа районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Кичә, бүген, иртәгә

Алты буалы чыгарылыш Татарстан медальләре алды (+ фото)

Быел мәктәпне тәмамалаучы 52 укучының "Укуда аерым уңышлары өчен" Россия медальләре алуы турында язган идек инде. Ниһаять, барлык бердәм дәүләт имтиханнарының нәтиҗәләре, шуның белән алардан 75 һәм аннан күбрәк балл җыючыларның һәм Татарстан медаленә лаекларның исемнәре билгеле булды. Менә алар: Лицей-интернаттан Лия Аникина. Ул районда рус теленнән 100 балл җыючы...

Быел мәктәпне тәмамалаучы 52 укучының "Укуда аерым уңышлары өчен" Россия медальләре алуы турында язган идек инде. Ниһаять, барлык бердәм дәүләт имтиханнарының нәтиҗәләре, шуның белән алардан 75 һәм аннан күбрәк балл җыючыларның һәм Татарстан медаленә лаекларның исемнәре билгеле булды. Менә алар:

Лицей-интернаттан Лия Аникина. Ул районда рус теленнән 100 балл җыючы бердәнбер чыгарылыш. Тагын инглиз теленнән 95 һәм җәмгыять белеменнән 82 балл туплады.

М. Вахитов исмендәге гимназиядән

Роман Гәрәев. Ул рус теленнән 98, физикадан - 94, математикадан (профиль) 80 балл җыйды.

Зилә Йосыпова инглиз теленнән 96, рус теленнән - 93, җәмгыять белеме белән тарихтан 82шәр балл туплады.

Эмилия Идиятова инглиз теленнән 94, рус теленнән - 88, җәмгыять белеменнән 78 балл җыйды.

5 номерлы мәктәптән

Адилә Сафина рус теленнән 96, тарихтан - 86, җәмгыять белеменнән 78 балл туплады.


Адилә Хөснетдинова рус теленнән 83, математикадан (профиль) - 76, химиядән 75 балл җыйды.

Котлыйбыз һәм теләгән югары уку йортларына керүләрен телибез!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев