Байрак

Буа районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Кичә, бүген, иртәгә

Алтын парлар ЗАГСка килделәр

15 майда - Гаилә көнендә район ЗАГС бүлегендә зур тантана узды. Зал түрендә 50 ел бергә тату гомер итүче гаиләләр урын алды. Никахларын гыйнвардан май аена кадәр теркәгән шәһәрдә яшәүче Асия һәм Фоат Заһретдиновларга, Анися һәм Александр Николаевларга, Мәрьям һәм Искәндәр Камаловларга, Фәүзия һәм Фәһим Фатыйховларга, Тамара һәм Александр Ратмановларга,...


15 майда - Гаилә көнендә район ЗАГС бүлегендә зур тантана узды. Зал түрендә 50 ел бергә тату гомер итүче гаиләләр урын алды. Никахларын гыйнвардан май аена кадәр теркәгән шәһәрдә яшәүче Асия һәм Фоат Заһретдиновларга, Анися һәм Александр Николаевларга, Мәрьям һәм Искәндәр Камаловларга, Фәүзия һәм Фәһим Фатыйховларга, Тамара һәм Александр Ратмановларга, Флера һәм Зиннур Гыйззәтуллиннарга, Валентина һәм Юрий Петровларга күпсанлы котлаулар ирештерелде, бүләкләр бирелде, алар адресына иң матур җырлар яңгырады. Алтын парлар бер-бесен чәк-чәк белән сыйладылар, яшьлекләрен искә төшереп вальс әйләнделәр, истәлеккә фотога төштеләр.
Тантанада яшь гаиләләр дә катнашты. Ләйсән Вахитовага һәм Гөлнара Җамалетдиновага "Ана капиталы" сертификатлары тапшырылды.
Районда ятимнәрне үз канатына алган 18 гаилә бар, аларда 41 бала тәрбияләнә. Шундыйларның берсе - Галина һәм Алексей Чауковлар Новоселки авылында яши. Алар үзләренең 4 баласы янына 5 баланы тәрбиягә алганнар. Алар да ЗАГСка кунакка килделәр һәм җыр бүләк иттеләр.
Бүләклүләрдән актив яшьләр дә читтә калмады. Спортта, иҗатта уңышларга ирешкән ветеринария техникумы, медицина училищесы, АСО(КСЮИ) студентлары киләчәктә дә сынатмаска, бүген түрдә утырган өлкәннәрдән үрнәк алырга вәгъдә бирделәр.
Ә 65 ел бергә гомер итүче Мөкәррәмә һәм сугыш ветераны Әбрар Солтановларны ЗАГС бүлеге начальнигы Гөлназ Хәкимова өйләренә барып тәбрикләде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 15 майда – Гаилә көнендә район ЗАГС бүлегендә зур тантана узды.