Байрак
  • Рус Тат
  • Апас егете дөрләп янган йортка ватык тәрәзә аша кереп ике кешене алып чыккан

    Үз гомерен куркыныч астына куеп, ут эченә керергә батырчылык иткән, ике авылдашын коткару өчен бар көчен куйган Алмаз Солтанов батырлыгы өчен медаль белән бүләкләнде. Бу турыда җирле басма хәбәр итә

    Мәскәү шәһәрендә узган бүләкләү тантанасында Алмаз исеменә күп кенә җылы сүзләр яңгырады.   Билгеле булганчаЛокализация , 13 сентябрь көнне 19 сәгать 15 минутта Чүрибураш авылында торак йортта көчле янгын чыга. Йортта эчендә кеше булу ихтималы вакыйганың кискенлеген тагын да арттыра. Янгын чыккан вакытта Алмаз урамда үзенең йорты янәшәсендә була. Узып баручылардан янгын турында ишетә һәм вакыйга булган урынга юнәлә.   Алмаз Солтанов тәрәзә аша үтеп, төтенне аралап, ирләрнең берсен таба һәм урамга алып чыгып шәфкать туташы кулына тапшыра. Аннан соң, кабат ялкынланып янган йорт эченә икенчесен эзләргә кереп китә. Аны да бусага төбендә табып, урамга алып чыга. Тик берсенең гомерен саклап калып булмый. Ул аңына килә алмыйча, вафат була.   Алмаз – Апас районы Чүрибураш авылы егете. Авылда аны кыю, батыр, һич кайчан югалып калмас ир-ат буларак бәялиләр.

     

    Тулырак: http://matbugat.ru/news/?id=24158

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: