Байрак

Буа районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Кичә, бүген, иртәгә

Арефьев урамындагы каеннарны ник кистеләр?

Мондый мөрәҗәгать безнең "ВКонтакте" социаль челтәренең "Жизнь Буинска" төркемендә бар иде.

“Күптән түгел Арефьев урамындагы каеннарны кистеләр, шундый кыен булды. Болай да шәһәребез яшеллеккә бай түгел. Нигә матурлыкны юк итәләр?

Венера Мусина.

Буа шәһәре”.

Сорауга шәһәр башлыгы урынбасары Светлана Зайцева җавап бирә:

- Шәһәрнең Арефьев урамындагы 18 номерлы йортта яшәүчеләр йорт каршындагы каеннарны кисүне үзләре үтенделәр. Моның өчен алар гомуми ризалык белдереп, имзаларын куеп хат язганнар. Бу үтенеч кәгазе белән йорт буенча өлкән безгә мөрәҗәгать итте. Яшәүчеләр, каеннарның карт булуларына ишарәләп, көчле җилдә сынып төшәргә мөмкиннәр, дип  аңлатканнар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев