“Асаф абый, әле ярый өйрәткәнсез!” Буа районыннан ветеран педагог Асаф Хәсәнов заманында армиядәге укучыларыннан шундый сүзләр белән пачка-пачка хатлар алган
“Асаф абый, әле ярый өйрәткәнсез!” Буа районыннан ветеран педагог Асаф Хәсәнов заманында армиядәге укучыларыннан шундый сүзләр белән пачка-пачка хатлар алган
Асаф Әсхәтович белән, ул редакциягә килгәч, якыннан аралашып киттек.

Беләсеңме, сеңелем, мин озак еллао башлангыч хәрби әзерлек дәресләре укыттым. Соңрак аның урынына тормыш иминлеге нигезләре дигәне керә башлады. Әле шушы көннәрдә генә телевизордан ишеттем, НВПны кире кайтарырга телиләр. Бик дөрес эшлиләр. 80нче елларда укучылар мәктәпне тәмамлаганда армия дисциплинасын тулысынча үзләштергән була иделәр. Автоматны сүтеп-җыю, төз ату, тактик медицина, әллә ничә километрга кадәр йөгерү - әле өстән-өстән генә санап үткәннәре. Егетләр хәтта окоплар, дзотлар казырга өйрәнә иделәр. Армиядән авыл егетләренең, Асаф абый, Сез безгә барысын да өйрәткәнсез, дип, миңа кат-кат рәхмәт әйтеп язган хатлары әле дә саклана,
дип сөйләп киткән иде Асаф Әсхәтович.


Беркүпмедән соң без Күл Черкене авылында, аларның өендә очраштык. Асаф һәм Мәсхүдә Хәсәновлар икесе дә педагоглар.

Асаф абыйның үсмер чагы Актаныш якларында үтсә дә, әти-әниләре шушы авылдан булганга, яшь гаилә 1976 елда туган якларына кайтып төпләнә. Армиядә 3 ел диңгез флотында хезмәт итә, отделение командиры була. Хәрби хезмәт юлын узып кайткач ук педагогия институтына рабфакка укырга керә. Шунда булачак тормыш иптәше, Мөслим районы кызы Мәсхүдә Галимҗановна белән таныша һәм гаилә коралар. Соңрак Күл Черкене авылына кайтып эшли башлыйлар. Асаф Хәсәнов үзен төрле һөнәрләрдә сынап караган кеше – бер дигән электрчы да, тәкъдим булгач, район эчке эшләр бүлегендә дә эшләп ала, инде олыгаеп барганда икенче югары белем – психолог һөнәрен үзләштерә. Гомеренең иң күп өлешен Күл Черкене мәктәбендә балаларга физкультура һәм хәрби әзерлек дәресләрен укытуга багышлый.


Асаф абый хезмәтен, укучыларны никадәр яратып эшләвен тирәнрәк күрсәтергә теләп, шкафыннан кочак-кочак фотолар һәм солдат хатлары чыгарды. Дистәләгән рәсемнәрдә ул егет һәм кызлар белән турслетта, НВП дәресләрендә автоматларны сүтеп-җыярга, хәрби дисциплинага өйрәтә.

Менә бу хатлар миңа армиядән укучыларымнан килгән, ди берничәсен бергә укыдык. “Багротионовск шәһәреннән кайнар сәлам.

Асаф абый, без Польша чигенә килеп урнаштык, диңгез буенда прожектор белән эш итәргә өйрәнәбез. Чаңгы буенча частьның җыелма командасына эләктем, ә физкультурадан зачетлар барысы да “бишле”, рәхмәт Сезгә. Тактик күнегүләрдә кайбер солдатлар егылып кала, безгә аларны күтәреп чабарга туры килә”, дип язган армиядән Фәһим Халирахманов. Мөдәррис Истиев Мәскәүдә хезмәт итән: “Асаф абый, НВП дәресләрендә өйрәнгәннәр бик кирәк икән монда. Иртәгә тактика, көнозынга урманга китәбез. Чабабыз, противогаз киеп шуышабыз. Айга бер тапкыр автоматтан атарга урманга барабыз, мин “бишлегә” аттым. Волейбол, баскетбол ярышларында роталар арасындагы ярышларда катнашам”, дип язган ул.
Асаф Әсхәтович аларга үзе дә һәрвакыт каршы хат язган, барысы турында да кызыксынып торган. Бүген дә ул алар янәшәсендә, һәрберсенең тормышы белән кызыксынып тора. -Әфганстанда хезмәт итүчеләр арасында Кызыл Йолдыз ордены иясе Рөстәм Миңгалиев үзебезнең авылда, гел очрашып торабыз. Полковник Рөстәм Морзаханов, Ринат Хәсәнов, подполковниклар Мансур Гыймадиев, Зөфәр Минһаҗев минем укучыларым. Армиядән кайткач, кайберләренең милиция системасында эшләргә теләүләрен белгәч, хупладым. Араларында бүген махсус хәрби операция зонасында хезмәт итүчеләре дә бар, - диде ул.

Ул бүген дә авылда яшьләр өчен остаз булып кала. Клубта аның җитәкчелегендә һәр көнне диярлек өлкәннәр дә, яшьләр дә өстәл теннисы, шахмат, шашка уйныйлар. Ветеран бирешергә җыенмый, күптән түгел өстәл теннисы ярышларында чак кына улы Инсафка оттырмаган, беренче урынны алган. Аннан Асаф абый бик матур бии. Чынлап әйтәбез, вальс биергә өйрәнергә телисез икән, рәхим итегез. Очырып кына йөртәчәк ул сезне! Ул Казан сәхнәләрнен яулаган, аны элек телевидение тапшыруларына да төшергәннәр хәтта. Йортлары авыл клубыннан ерак түгел, шул көнне анда да барып килдек. Ул анда үз кеше, яшьләр Асаф абыйларын ерактан күреп сәламләделәр. Ильяз Садыйков мәктәптә укый: -Асаф абый безне дә күп нәрсәгә өйрәтте. Йөзә, балык тота, юлыбызда очраса, бар нәрсә турында сорашмыйча калмый. Ул - авылыбыз остазы, - ди егет. Йорт тирәсе шау чәчәктә, монысы - Мәсхүдә апаның стихиясе. Заманча, дисәләр дә Асаф абый ишегалдын тулысынча бетон белән капламаган. Ул шунда иртәнге чыкта яланаяк йөри, өстеннән салкынча су коя, гер күтәрү буенча спорт мастеры. Психолог: кеше һәрвакыт табигать белән бәйләнештә булырга тиеш, дигән фикер белдерә. Ә гаиләдә ул гомер-гомергә тормыш иптәшен өрмәгән җиргә дә утыртмаган ир булып кала. Аның Мәсхүдә апага “матурым”, дип ягымлы итеп эндәшүеннән безгә дә шулкадәр рәхәт булды. Уллары Инсаф белән Иректә дә әтиләре тәрбиясе, икесе дә гаилә җанлы, хатын-кызга хөрмәтле. 75 яшендә булуына карамастан, әле җир җимертеп тормыш иткән, кешеләргә кирәк булып калган остаз-педагог күпләргә үрнәк булырлык. Наилә Хәсибҗанова.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Быел башыннан Буа районы юлларында 6 кеше һәлак булды
Буада юл йөрү кагыйдәләрен саклау буенча киңәшмә узды.
Аны район башкарма комитеты җитәкчесе Ленар Шакирҗано алып барды. Төп доклад белән район ГАИ бүлекчәсе начальнигы Алмас Кәримов чыгыш ясады. Ул райондагы юлларда булган хәлләр турында сөйләде. Быел 9 ай эчендә район юлларында 6 кеше һәлак булган.
Нет комментариев