Байрак

Буа районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Кичә, бүген, иртәгә

“Ашыгыч ярдәм” яңача эшли башлады. Буада ничек?

sntat.ru сайты язганча, Россиядә кертелгән яңа таләпләр буенча хәзер "Ашыгыч ярдәм" бүлегендә халыктан кергән мөрәҗәгатьләрне ике төргә: экстрен чакыруга һәм кичектергесезгә бүләләр. Экстрен чакыруларга юл-транспорт һәлакәте, гадәттән тыш хәл, аңны югалту, сулыш алу, йөрәк-кан тамырлары авырулары керә. Андый мөрәҗәгать булганда "Ашыгыч ярдәм" бригадасы 20 минут эчендә килеп җитәргә тиеш. Ә...

sntat.ru сайты язганча, Россиядә кертелгән яңа таләпләр буенча хәзер "Ашыгыч ярдәм" бүлегендә халыктан кергән мөрәҗәгатьләрне ике төргә: экстрен чакыруга һәм кичектергесезгә бүләләр. Экстрен чакыруларга юл-транспорт һәлакәте, гадәттән тыш хәл, аңны югалту, сулыш алу, йөрәк-кан тамырлары авырулары керә. Андый мөрәҗәгать булганда "Ашыгыч ярдәм" бригадасы 20 минут эчендә килеп җитәргә тиеш. Ә кичектергесезләргә 2 сәгать эчендә. Бу төргә башлыча тән температурасы күтәрелеп чакыртучылар керә. Район үзәк дәваханәсе баш табибы урынбасары Альберт Җәләлетдинов сүзләренә караганда, "Ашыгыч ярдәм" хезмәтчелеге хезмәткәрләре "03" телефон номерына шалтыратучыларның мөрәҗәгатен тыңлагач, аны шулай ук ике төргә бүләләр, кичектергесезгә һәм экстренга. Беренче чиратта бригада соңгысы буенча чыгып китә. Шулай ук аларга 20 минут эчендә килеп җитеп, тиз арада медицина ярдәме күрсәтү таләбе куелган. Авылларга килгәндә авыруның хәлен алдан фельдшер анализлый, экстрен очрак булса дәваханәдән "Ашыгыч ярдәм" автомобиле чакырта. Альберт Сәгыйтович әйтүенчә, дәваханәдә тәүлек буена ике мобиль автомобильдә ике "Ашыгыч ярдәм" бригадасы эшли. Автопарктагы калган автомобильләр авыр хәлдәге пациентны Казанга, республика клиник дәваханәсенә һәм башка медицина учреждениеләренә алып бару өчен тотыла.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев