Байрак

Буа районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Кичә, бүген, иртәгә

Ата-аналар ни әйтер?  Алар дүшәмбедән бирле укучылар табыныннан ризыкны ашап карый

 Шәһәрнең 2 номерлы лицеенда узган дүшәмбедән алып ата-аналар  балалар азыгын үзләре дә ашап карыйлар.

 

Соңгы өч көнлек менюда балаларның иң яраткан ризыгы  -макарон белән ит булды. Күбесе аны ашап бетерде.

Сишәмбе көнне – кәбестә салаты, тавык ите белән яшелчәдән рагу, сөтле какао, ипи. Чәршәмбедә – чөгендер салаты, макарон белән гуляш, лимонлы чәй һәм  ипи. Пәнҗешәмбе көнне тавык  итеннән котлет, түгән бәрәңге, алма кушылган яшелчә салаты, чәй һәм ипи булды.

Сүз уңаеннан, әти-әниләр тәгъдимнәрен һәм фикерләрен махсус журналга язып калдырачаклар. Ике атнадан соң сөйләшүгә тагын бер кат әйләнеп кайту көтелә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X