Ау,өметле яшьләр!

Республикада талантлы, инициативалы, алдынгы карашлы яшьләр барлана. Буа спирт завады система начальнигы Ландыш Галиуллина кадрлар резервы проектында катнашып, әлеге "фондка" кертелде. Муниципаль районы сайтында тәкъдим ителгән проект белән ул чын-чынлап кызыксынып, аның сайлап алу этабында катнашты һәм 1000гә якын гариза бирүчеләр арасыннан I турга үтте. Ландыш республика күләмендә оештырылучы төрле...
Республикада талантлы, инициативалы, алдынгы карашлы яшьләр барлана. Буа спирт завады система начальнигы Ландыш Галиуллина кадрлар резервы проектында катнашып, әлеге "фондка" кертелде.
Муниципаль районы сайтында тәкъдим ителгән проект белән ул чын-чынлап кызыксынып, аның сайлап алу этабында катнашты һәм 1000гә якын гариза бирүчеләр арасыннан I турга үтте.
Ландыш республика күләмендә оештырылучы төрле бәйгеләр белән кызыксынып тора. Бу юлы да шулай булды. Анкета тутырып җибәргән иде, аның резюмесы белән кызыксындылар. Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре, спорт һәм туризм министрлыгы һәм иҗади яшьләр Академиясе игълан иткән бәйгегә чакыру алды.
-Кадрлар проектының девизы шундый: башкаларга аң ягыннан үсәргә булышып, үзебез дә үсәбез. Монда аерым биремнәр дә, мәсьәләләр чишәргә дә кирәкми иде. Жюри, ягъни проект авторлары безне төрле яктан сынап карады. Минем аларга Буа районында промышленность өлкәсен алга җибәрү турында фикерләрем ошады. Яшьләргә иң мөһиме эш урыннары булдырырга кирәк, күп нәрсә шөгыльле булмаудан килә дигән фикер белдердем, - ди Ландыш.
Аннан соң конкурсантлар өй эше дә алдылар. Бөек Җиңүнең 70 еллыгы уңаеннан иде ул. Күптән түгел "Үз геройларыңны белергә вакыт!" акциясе оештырып, туган якны өйрәнү музеенда 5 номерлы мәктәп укучылары белән очрашу оештырды. Бөек Ватан сугышы геройлары Шафранов, Самочкин, Гарнизовка ни өчен батыр исеме бирелүе турында мәгълүматлар документларга нигезләнгән иде. Ландыш барысын да тәфсилле итеп җиткерә һәм укучыларда кызыксыну уята белде. Чараның музейда үтүе юкка түгел. Бөек Ватан сугышы чорына багышланган залда укучылар ул вакыттагы тормышны якыннанрак күрделәр, яшьтәшләренең авыр хәлдә, ач килеш, ятимлек ачысы белән дә укырга теләкләре булуларына гаҗәпләнделәр. Моңсу һәм файдалы очрашу булды ул.
Наилә СОЛТАНОВА.
АВТОР ФОТОСЫ.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
-
24 июнь 2022 - 10:42Бакый Урманченың тууына 125 ел тулу унаеннан сюжет төшерелде Якташыбыз, бөек рәссам Бакый Урманченын тууына 125 ел тулу унаеннан "Хәзинә галереясы Бакый Урманче" фильмы өчен рәссамнын туган ягында "Атлар коендыру" картинасын җанландыру буенча сюжет төшерелде.4100
-
22 июнь 2022 - 14:27«Күңелле әлифба» каналында йорт хайваны турында яңа видео Балагыз койрыклы дустын дөрес тәрбиялиме? Тизрәк кереп карагыз!4100
-
16 июнь 2022 - 13:33«Күңелле әлифба» YouTube каналында яңа видео Яңа чыгарылыш йөклелек хакында.5900
-
10 июнь 2022 - 15:05Буа районының “Авангард” агрофирмасында – алдынгылар өчен Сабантуй (+фото) Ул, һәрвакыттагыча, Кайбыч авылы урманы аланында узды. Кунакларны милли сыйлар, җырлар белән кайбыч, Яңа Чәчкап, Югары Лашчы, Ырыңгы авыл җирлекләре үзешчәннәре каршы алды.20700
-
9 июнь 2022 - 14:05Буада бищ айда туучылар да, үлүчеләр дә, өйләнешүчеләр дә кимегән Район ЗАГС бүлегеннән алган мәгълүматларга караганда, быел ел башыннан алып май ахырына кадәр районда 77 бала туган.26600
-
9 июнь 2022 - 13:52Буаның иң борынгы чиркәвенә, изге чишмәгә сәяхәт кылабыз(+фото) Узган атнада “Буинск-информ” коллективы корреспондентлары Татарстанның архитектура һәйкәле булган Зур Фролово авылы чиркәвенә юл тотты.20400
-
3 июнь 2022 - 12:13Буа ветеринария техникумы студентлары Кырымга киттеләр (+фото) Кичә Буа ветеринария техникумы студентларын Кырымга Җәйге каникулда эшләргә озаттылар.20200
-
3 июнь 2022 - 12:12Буаның чаңгы шуу базасында төзекләндерү эшләре бара (ВИДЕО) Буа районы башлыгы Ранис Камәртдинов чаңгы шуу базасында төзекләндерү эшләре барышы хакындагы видеоны үзенең телеграмм каналына куйган.17600
-
25 май 2022 - 14:49«СалаваTik»лар яңа җыр бүләк итә Бүген интернет киңлекләрендә «СалаваTik»лар башкаруында «Бәтиләр» җырының клибы чыкты.10600
-
23 май 2022 - 13:37СНТ территориясе чикләрендә объектларны технологик тоташтыру Коммерциячел булмаган ширкәт территориясендә урнашкан энергия кабул итү җайланмасын (ЭПУ) технологик тоташтыру өчен гаризаларны караганда, һәрвакытта да, заявка бирү этабында да, чараларны үтәү барышында да сораулар һәм бәхәсләр килеп чыкты.13100
-
11 май 2022 - 15:42«СалаваTik»лар «Эх, алмагачлары!» җырын башкара «СалаваTik»лар, татар халкының «Эх, алмагачлары!» җырын җырлап, «түгәрәк алма кебек дус-тату» яшәргә өндиләр.15300
-
6 май 2022 - 16:25Буалы педагогларга ноутбоклар тапшырылды Тантаналы төстә барлыгы 14 яшь педагогка яңа ноутбоклар тапшырылды.28600
-
5 май 2022 - 16:00Буа районында батучы ир-атны бишенче көн эзлиләр (фото) Районның Яскүл, Әлши авылы тирәләрендә Зөя елгасында 1 май көнне 1981 елгы ир-атның батуы турында хәбәр иткән идек инде.22400
-
27 апрель 2022 - 09:32Буа мөхтәсибәте 2022 ел
-
13 ноябрь 2020 - 10:05Буа мөхтәсибәтенең 31 нче видео журналы. Октябрь 2020 ел.
-
9 июнь 2022 - 14:00“Буинск-информ”коллективы, мәдәният үзешчәннәре Сабантуйга сөлге җыйды (фоторепортаж)Акбүз атка утырып, урамнарны тутырып, гармун астында татар халкының үлмәс җырларын яңгыратып шәһәр урамнарын буйладык.23600
-
22 июнь 2022 - 14:27«Күңелле әлифба» каналында йорт хайваны турында яңа видео Балагыз койрыклы дустын дөрес тәрбиялиме? Тизрәк кереп карагыз!4100
-
24 июнь 2022 - 10:42Бакый Урманченың тууына 125 ел тулу унаеннан сюжет төшерелде Якташыбыз, бөек рәссам Бакый Урманченын тууына 125 ел тулу унаеннан "Хәзинә галереясы Бакый Урманче" фильмы өчен рәссамнын туган ягында "Атлар коендыру" картинасын җанландыру буенча сюжет төшерелде.4100
© ТАТМЕДИА. Все материалы, размещенные на сайте, защищены законом.
Перепечатка, воспроизведение и распространение в любом объеме информации,
размещенной на сайте, возможна только с письменного согласия редакций СМИ.
При поддержке Республиканского агентства по печати и массовым коммуникациям «ТАТМЕДИА».
Наименование СМИ: Байрак (Знамя)
№ свидетельства о регистрации СМИ, дата: Эл № ФС77-47526 от 30 ноября 2011 года
выдано Федеральной службой по надзору в сфере связи,
информационных технологий и массовых коммуникаций
ФИО главного редактора: Камалетдинов Гакиль Аряфетдинович
Адрес редакции: 422433, Республика Татарстан, г. Буинск, ул. К.Маркса, д. 62
Телефон редакции: (84374) 3-19-73 Электронная почта редакции: bayrakbua@mail.ru
Учредитель СМИ: АО «ТАТМЕДИА»
Политика о персональных данных
Антикоррупционная политика