Байрак
  • Рус Тат
  • «Авангард» агрофирмасында бертуган Сөнгатовлар комбайнчы ярдәмчесе итеп хатыннарын алганнар

    Бертуган Сөнгатовларның гаилә экипажлары агрофирма кырларында күптән эшлиләр инде. Ирләр - комбайнчылар, хатыннары - комбайн ярдәмчеләре. Туганнарның олырагы Илгизнең хатыны Рузалия дә, кечерәге Илгизәрнеке Наилә дә комбайнда иген дә суктыра беләләр, еш кына штурвал артына да утыралар. Илгизәр белән Наилә "Акрос-530" комбайны бункерыннан 12 мең тонна ашлык озатты инде, абыйлары...

    Бертуган Сөнгатовларның гаилә экипажлары агрофирма кырларында күптән эшлиләр инде. Ирләр - комбайнчылар, хатыннары - комбайн ярдәмчеләре. Туганнарның олырагы Илгизнең хатыны Рузалия дә, кечерәге Илгизәрнеке Наилә дә комбайнда иген дә суктыра беләләр, еш кына штурвал артына да утыралар. Илгизәр белән Наилә "Акрос-530" комбайны бункерыннан 12 мең тонна ашлык озатты инде, абыйлары азрак калыша. "Хатыннарыбыз иң ышанычлы ярдәмчеләребез. Алар сутырганда азрак ял итеп тә була. Иң әйбәте - эшләгән акча бер бюджетка керә", - диләр Илгиз һәм Илгизәр.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: