Байрак

Буа районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Кичә, бүген, иртәгә

“Авангард” та – яңа корылмалар - ферма реконструкцияләнә, мөгезле эре терлекләр асрау өчен комплекс төзелә (+фото)

"Авангард" агрофирмасында төзелеш эшләре бара. Шәмәк авылында 900 башка исәпләнгән ферма реконструкцияләнә, Татар Аксуы авылы янында 1500 башка исәпләнгән мөгезле эре терлекләр асрау өчен комплекс төзелә. Үзәк юлдан узганда Татар Аксуы авылы янындагы зур күләмле төзелеш эшенең барышы күзгә ташлана. Әлеге объект территориясе кырмыска өемен хәтерләтә. Бер бригада яңа силос...

"Авангард" агрофирмасында төзелеш эшләре бара. Шәмәк авылында 900 башка исәпләнгән ферма реконструкцияләнә, Татар Аксуы авылы янында 1500 башка исәпләнгән мөгезле эре терлекләр асрау өчен комплекс төзелә.

Үзәк юлдан узганда Татар Аксуы авылы янындагы зур күләмле төзелеш эшенең барышы күзгә ташлана. Әлеге объект территориясе кырмыска өемен хәтерләтә. Бер бригада яңа силос базларын, икенчеләре койма кору, су линияләре сузу, металл конструкция эшләнмәләрен җыю белән мәшгуль. Генераль подрядчы "Мастер И" җәмгыяте эшне кызу тота. Төзелешне тагын да сыйфатлы һәм тиз срокта башкарып чыгу өчен "ПМК-6" җәмгыяте төзүчеләре субподрядчы булып алынган.

Биредә буш аланлыкта кыска гына вакыт эчендә шактый күләмдә төзелеш эшләре башкарылган. Һәркайсы өчәр мең тонна сенаж массасы сыйдырышлы алты базның икесе файдалануга тапшырылган. Ул көнне агрофирма дирекциясе белән берлектә комиссия аның өченчесен кабул итә иде. Ике жәмгыять өчәр баз төзүгә алынган. Эш иртәнге җидедән кичке караңгыга кадәр алып барыла. Хезмәт кую өчен төзүчеләргә барлык шартлар да булдырылган.

-Төзелеш эшен 17 июльдә башладык. Сенаж базы төзер алдыннан башта аның нигезен тигезләп, дивар баганалары утыртып, плитәләр беркеттек. Һәр көн 30 сантиметр калынлыгында зур чыдамлыкта саналган 64 квадрат метр мәйданга измә салабыз. Әлеге базда 80 процент эш башкарылды,- ди оста Роман Малышев.

Эшне тагын да тизләтү өчен измәне махсус автомобильләрдә Ульяновск шәһәреннән ташуны оештырганнар. Оста измәнең сыйфатын лабораториядә һәрдаим тикшертеп тора.

Генераль подрядчы оешма җитәкчесе Илсур Сәлахетдинов "Авангард"та беренче корылма гына төземи икән инде.

Җәмгыятьтә Кайбыч авылындагы машина-тракторлар паркындагы остаханәне, кунакханәне, ындыр табагын алар сафка бастырган.

-Төзүчеләребезнең әлеге күләмле һәм җаваплы объектны төзеп чыгуына ышанып эшкә алындык. Йөзгә якын төзүче төрле эшне башкара, - ди ул.

Прораб Гомәр Галимҗанов ангарлар төзүдә кулланылучы төрле үлчәмдәге металл конструкцияләрне җитештерүне үз контролендә тота.

-60 метр озынлыгында 15 метр киңлектә булган алты аңгар төзеләчәк. Икесенең каркасы җыелды. Хәзер ишекләрен урнаштырабыз һәм ике километр озынлыгында койма тотачакбыз,- ди ул. Агрофирма директорының беренче урынбасары Расыйх Яфизов та эшнең барышын үз контролендә тота.

-Үзебездә җитештерелгән итнең һәм "Карлинский" ит комбинатында җитештерелгән казылык һәм ит продукциясенең үз кыйммәтен түбәнәйтү максатыннан әлеге объект корыла. Төзүне беренче октябрьгә төгәлләргә тырышабыз,- диде Расыйх Әмирҗан улы.

Дүрт ангарда симертүдәге үгезләр бәйләмичә, берсендә уналты айга кадәр булганнары бәйләү ысулы белән асралачак. Маллардан тыш катнаш азык салып тору өчен дә махсус ангар төзелеп, территориягә урнашкан биналарга керү һәм чыгу юлларына бетон түшәләчәк. Берүк вакытта дирекция малларга азык тарату машиналарын сатып алу буенча да эш алып бара.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев